Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2018, 12:35

"Балаларны спортка җәлеп итү кирәк"

Спорт комплексы төзелерме? Дуван районы үзәгендә урындагы җитәкчеләр спорт комплексы төзергә ниятли.

Төзелеш өчен 100 миллион сум акча таләп ителә. Әлеге спорт комплексында шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр республика һәм ил күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Мәктәп директоры республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка дәресләрнең иртәнге 8дә башланып, кичкә кадәр дәвам итүен белдерде. Биредә күнекмәләр үткәрү уңайсыз. Яңа бинада спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен аерым заллар булмакчы.
Радий Фәрит улы бу башлангычны якын киләчәктә игътибарга алачагын белдерде.
Читайте нас: