Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль 2018, 16:53

Һәркем сәламәт булырга тиеш!

Русия һәм Кытай Халык Республикасы вәкилләре халыкның физик хәлен яхшырту буенча тәҗрибә уртаклашты.

Бүген Уфаның Конгресс-Холл бинасында “Русия һәм Кытай халыкларының физик әзерлегенә комплекслы бәя бирү” VI Русия-Кытай фәнни симпозиумы үтә. Аны Русиянең Спорт министрлыгы, Кытай Халык Республикасының Физик культура һәм спорт буенча дәүләт идарәсе һәм Башкортстан Хөкүмәте оештырды.
Чарада Кытай вәкилләре андагы халыкның физик торышын тикшерүләре турында сөйләде. 1987 елда барлыкка килгән бу башлангыч зур үзгәрешләр кичергән. Бүген исә һәр биш ел саен халыкның физик торышын тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.
Безнең як вәкиле илдә 2014 елда булдырылган ГТО нормативлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Йөгерү, гер күтәрү, сикерү һәм башка спорт төрләре халыкның физик торышын яхшыртып кына калмый, патриотик тәрбия бирүгә дә булышлык итә. Быел бу башлангыч халык арасында аеруча киң билгелелек ала.
Читайте нас: