Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2018, 18:21

Футбол тормышы кайный!

Быел җәй Русиядә футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле, бөтен кешегә диярлек футбол җене кагылды. Әлеге спорт төрен үз итүчеләр күп булган безнең район да читтә калмады аңардан. Супер кубоктан, сезонны ачканнан һәм Р.Гесслер истәлегенә кубок үткәргәннән соң, БФЛ чемпионаты старт алды.

Анда җиде коллектив катнаша. Беренче әйләнеш йомгаклары буенча 18 мәрәй җыйган “Языково” җыелма командасы алда бара; икенче урында – 12 мәрәй туплаган “Өйдрәкбаш”, өченче урында – Коб-Покровканың СГТС командасы (11 мәрәй), шулай ук Күчәрбайның “Реал” командасы да алардан калышмый (10 мәрәй).

30 июньдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкларда Яшьләр көненә багышлап 6х6 форматында ачык район турниры үтте. Аны оештыруда район хакимияте, “Спецгазтехсервис”, “Газпром” ҖЧҖләре һәм БФЛ зур ярдәм күрсәтте. Ярышларда сигез команда көч сынашты. Аларның дүртесе Благовар лигасына карый, берсе – Языково авылының Тынычлык урамы вәкилләре, шулай ук Кырмыскалыдан – бер, Уфадан ике дружина килгән иде.

Жирәбә салу юлы белән командалар ике төркемгә бүленде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә “А” төркемендә Языково командасы – беренче, “газпромлылар” – икенче; “Б” төркемендә “Геофизика” алга чыкты, плей-оффка соңгы путевка язмышын Өйдрәкбаш һәм Коб-Покровка спортчылары пенальти серияләрендә хәл итте, ул тәүгеләренең җиңүе белән тәмамланды.

Уфа ярымфиналында “Газпром” “геофизиклар”ны тар-мар итте, ә район көньягында урнашкан авылдан килгән команда Языково җыелма командасын җиңүгә иреште. Өченче урын өчен көрәштә “Языково” командасы – башкала кунакларын, ә финалда “Газпром” “Өйдрәкбаш”ны җиңде. Ярышта катнашучыларның барысы да көчле характерга ия булуларын һәм почетлы урын өчен ныкышмалы көрәшүләрен күрсәтте. Чара ахырында иң яхшы футболчылар кубок, грамота, туп һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район җыелма командасы БР муниципаль районнары арасында XXVI авыл спорт уеннары кысаларында Чишмә муниципаль район хакимияте призына зур футбол буенча Муниципальара турнирда уңышлы чыгыш ясады. Зона беренчелегендә алты команда катнашты. Аның йомгаклары буенча Благовар командасы өченче урын өчен кубок алды. Безнең спортчылар пенальти сериясендә БР чемпионатының ярымфиналына путевканы кулдан ычкындырды.

Алдагы ялларда БФЛ кубогының чирек финал матчлары үтә. Шимбә көнне Языково командасы – Пришибның “Восход”, ә “Импульс”Бүздәк районының “Уртакүл”ен кабул итә; якшәмбедә “Реал” белән “Топорино” көч сынаша, ә СГТС Өйдрәкбашка бара. БФЛ яңалыклары белән рәсми төркемдә таныша аласыз: Футбол сөючеләрне спорт бәйрәме белән котлыйбыз һәм актив яшәү рәвешен хуплаганнары өчен рәхмәт әйтәбез!

Денис ДӘҮЛӘТҖАНОВ, БФЛ рәисе.
Читайте нас: