Барлык яңалыклар
Спорт
13 июнь 2018, 12:03

Сәясәт тә, хоккей да – булдыклы егетләр эше!

Русия Президенты Владимир Путин белән Кытай дәүләте Рәисе Си Цзиньпин эшлекле очрашу кысаларында яшь хоккейчыларның уенын да карадылар.

Русия Президенты Владимир Путин рәсми сәфәр белән Кытай Халык Республикасында булды. Анда дәүләт җитәкчеләре эшлекле сөйләшүләр алып барды һәм күп кенә килешүләргә кул куйды. Русия башлыгы, шулай ук, Циндао шәһәрендә үткән ШОС саммитында катнашты.
Русия Президенты Владимир Путин белән Кытай дәүләте Рәисе Си Цзиньпин Тяньцзинь шәһәрендә ике илнең балалар-үсмерләр хоккей командалары уенын карады. Русиядән матчта якташларыбыз, Туймазы шәһәреннән “Девон” командасы катнашты.
Матч башланыр алдыннан дәүләт башлыклары бозга чыкты, яшь хоккейчылар белән аралашты. Туймазы командасы уенчысы, 12 яшьлек Никита Кузнецов үзенең өч яшьтән тимераякка басуын әйткәч, Владимир Путин аңа шаяртып җавап бирде һәм малайны кочаклап алды.
Ике ил башлыгына командаларның свитерлары тапшырылды. Владимир Путин “11” саны язылган кызыллы-сарылы формага ия булды, ул, гадәттә, шушы сан астында бозга чыга. Си Цзиньпинга Русия командасы формасын яшь туймазылы Александр Николаев тапшырды.
Арытаба дәүләт башлыклары символик рәвештә шайба ташлауда катнашты, аннары уенны трибунага менеп карады.
Шайбаны уенга кертүдә ике команданың капитаннары катнашты. Русия ягыннан ул – Әмир Галләмов. Малай “Туймазы-Арена” боз комплексы ачылганнан алып хоккей белән шөгыльләнә.
Матч 4:4 исәбе белән тәмамланды.
Кытайга тренерлар Ринат Әхмәдиев, Леонид Сухоручкин һәм Туймазы 2нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Тимур Галләмов белән 17 хоккейчы барды.
Малайлар өчен экскурсия программасы да әзерләнгән иде. Алар урындагы Көнчыгыш көрәшләре мәктәбендә булды. Тимур Галләмов та, анда үз осталыгын күрсәтеп, чарада катнашучыларның соклануына лаек булды.
Читайте нас: