Барлык яңалыклар
Спорт
13 июнь 2018, 12:02

"Девон" Кытайдан кайтты

Туймазыдагы "Девон" клубы хоккейчылары Кытайдан кайтты. Яшь хоккейчылар командасы анда ике илнең балалар спортын үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге кысаларында барган иде.

Туймазылылар белән Кытай хоккейчылары уенын дәүләт башлыклары Владимир Путин белән Си Цзиньпин карады.
Уен 4:4 исәбе белән тәмамланды.
Команда һәм тренерлар Кытайдагы яшь хоккейчылар белән осталык дәресләре үткәргән. Аларның үзләрен кунакка чакырган.
Кунаклар төрле экскурсияләргә барган, истәлекле урыннарны караган.
Уфа аэропортында якташларыбызны әти-әниләре, якыннары каршы алды. "Туймазы Арена" боз комплексы янында исә дуслары һәм көярмәннәр көтә иде.
Читайте нас: