Барлык яңалыклар
Спорт
31 Май 2018, 17:09

Спорт патшалыгында футбол фестивале

Мәскәү шәһәрендә рәсми старт алган “Күмәк футбол көне” Бөтенрусия фестивале кысаларында Языково авылының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында 2002-2005 елда туган егетләр арасында футбол буенча район турниры үтте. Анда сигез мәктәп командасы көч сынашты.

Мәскәү шәһәрендә рәсми старт алган “Күмәк футбол көне” Бөтенрусия фестивале кысаларында Языково авылының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында 2002-2005 елда туган егетләр арасында футбол буенча район турниры үтте. Анда сигез мәктәп командасы көч сынашты.
Спорт мәктәбе каршындагы стадионда ике мәйданчык җиһазландырылган, судьялар палаткасы, флагшток урнаштырылган иде. Чара тантаналы парадтан башланды: спорт маршы яңгырау белән стадионга ярышта катнашучылар чыкты. Егетләрне оештыру комитеты рәисе Илгиз Халиков сәламләде. Тантаналы сүзләрдән соң Русия һәм республика гимннары яңгырады.
Һәр бәйрәмнең үз символы була. Мәгълүм тантананың символы итеп тиз “очучы” туп сайланган иде. Аны тибү хокукы иң яшь футболчылар Айзат Байков белән Илья Шабринга бирелде. Малайларга Русия футбол берлегеннән истәлеккә футболкалар тапшырылды. Турнир ачык дип игълан ителде, һәм уенда катнашучылар һавага ак һәм кара төстәге шарлар очырды. Тантаналы өлеш ахырында ярышларның баш судьясы Илнур Гафанов спортчыларны беренчелек шартлары һәм барышы белән таныштырды, һәм әзерләнү өчен биш минут вакыт бирде.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча мәктәп коллективлары ике төркемгә бүленде. Языково, Коб-Покровка, Кашкалаша, Сарайлы футболчылары — “А”; Иске Күчәрбай, Пришиб, Таң, Благовар укучылары “Б” төркеменә керде. Төркем этабында киеренке көрәштән соң финал стадиясенә дүрт көчле команда чыкты. Призлы урыннар өчен кызу ярыш түбәндәгечә тәмамланды: Коб-Покровка төп гомум белем бирү мәктәбе турнир җиңүчесе дип табылды, икенче урында — Иске Күчәрбай урта мәктәбе, ә Пришиб урта мәктәбе өченче урынны яулады. Финалда покровкалылар Иске Күчәрбайдан килгән көрәштәшләрен җиңде — исәп 2:1. Оештыру комитеты шулай ук иң яхшы футболчыларны да билгеләде: Динис Хәбибуллин (Коб-Покровка) — “Иң яхшы уенчы”, Михаил Руденко (Пришиб) — “Иң яхшы һөҗүмче”, Раушан Сакаев (Языково) — “Иң яхшы сакчы”, Нәфис Насыйров (Иске Күчәрбай) “Иң яхшы капкачы” дип танылды. Чара ахырында җиңүчеләргә, призерларга һәм номинантларга Русия футбол берлегеннән кубок, медаль, грамота, футбол туплары һәм футболкалар, футбол фестивалендә катнашуга сертификатлар тапшырылды.
“Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавательләренә һәм инструктор-методистларына бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкарулары өчен рәхмәт белдерәбез. Ярышларга әзерләнгәндә берәү дә эшләрне “минеке” һәм “синеке”гә бүлмәде. Кем әйтмешли, кулларына каләм дә, көрәк-чүкеч тә алдылар. Шул ук тренерлар һәм методистлар флагшток урнаштыру өчен — эретеп ябыштыручы, флаглар тегү өчен тегүче булды. Техник персонал да уен буласы көнне иртә таңнан ярышларга генераль әзерлек башлады. Мәгълүм турнир, берләшсәң һәм бер максатта эшләсәң, барысын да югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп эшләп булырын чираттагы тапкыр раслады. Моны уртак көч белән чын спорт бәйрәме оештырган Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе дә, спорт комитеты да, Благовар футбол лигасы да исбат итте. Благовар футбол лигасы яшьләр һәм бу спорт төрендә азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергәннәр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә булдырылды. Футболны үстерү буенча мондый күмәк һәм бердәм эш киләчәктә дә дәвам итәчәк”, — дип уртаклашты безнең белән ДЮСШ директоры Илгиз Халиков.
Без исә, үз чиратыбызда, егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Денис Дәүләтҗанов, БДУның журналистика факультеты студенты, Благовар футбол лигасы рәисе.
Читайте нас: