Барлык яңалыклар
Спорт
25 Май 2018, 11:53

Җиңү янә бездә!

Салават шәһәрендә СССРның спорт мастеры Алексей Баранов истәлегенә багышланган бокс буенча ачык турнир үтте, анда безнең район боксчылары да катнашты.

Салават шәһәрендә СССРның спорт мастеры Алексей Баранов истәлегенә багышланган бокс буенча ачык турнир үтте, анда безнең район боксчылары да катнашты. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршындагы бокс бүлегендә тәҗрибәле тренерлар Марат һәм Алексей Исхаковларда тәрбияләнүчеләр ярышның беренче көнендә үк сайлап алу уеннарында көрәштәшләреннән күпкә көчлерәк икәнен раслады. Яхшы әзерлек аркасында алар турнир ахырына кадәр алдынгылыкны бирмәде. Ярыш финалында боксчылар көчле атлетлар белән очрашты. Әмма монда да Благовар боксчыларына тиңнәр булмады. Артем Алексеев һәм Азимджон Ризвонов, матур уен күрсәтеп, ярышның чемпионы булды, ә Никита Котенко бронза медаль яулады.
Турнирны оештыручылар җиңүчеләрне рингта ук бүләкләде. Шул рәвешле, якташ боксчыларыбызның җиңү бүләкләре тагын берәүгә артты.
Снежана Дейниченко.
Читайте нас: