Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2018, 17:57

Катав-Ивановск шәһәреннән — җиңү белән

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Топоринка авылындагы бокс бүлеге тәрбияләнүчеләре Катав-Ивановск шәһәрендә үткәрелгән Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, яугир-интернационалист В.Денисов истәлегенә багышланган бокс буенча 11нче төбәк турнирында уңышлы чыгыш ясады.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Топоринка авылындагы бокс бүлеге тәрбияләнүчеләре Катав-Ивановск шәһәрендә үткәрелгән Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, яугир-интернационалист В.Денисов истәлегенә багышланган бокс буенча 11нче төбәк турнирында уңышлы чыгыш ясады. Ярышка Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстаннан йөзгә якын яшь спортчы-боксчы җыелды. Благовар боксчыларының осталыгы югары нәтиҗәләр белән расланды. Рингта безнең Диана Хәмитовага тиңнәр булмады, ул үз авырлык категориясендә чемпион исемен яулады. Матур уен күрсәтеп һәм көрәштәшеннән беразга гына калышып, Карина Исхакова — көмеш, Артем Алексеев бронза медальгә ия булды.
Спортчыларның барысы да — үз эшләренең фанатлары булган СССРның спорт мастеры Марат Исхаков һәм аның улы, РФ спорт мастеры Алексей Исхаковта тәрбияләнәләр.
Ярышларда алган тәэссоратлар балаларның хәтерендә озак сакланыр. Алар биредә тәҗрибә туплады, яңа дуслар тапты, ә ярышлардан соң шәһәр буйлап экскурсиядә булды, тарихи урыннарда фотога төште. Балаларыбызда спортка сөю тәрбияләгән, вакыт белән бер адымда барган һәм егет-кызларның иң яхшы наставниклары булган тренерларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Снежана Дейниченко.
Читайте нас: