Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2018, 17:18

Чаңгы спортын яратабыз

30 мартта Кармасан елгасында “Хезмәткә һәм оборонага әзермен” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы кысаларында чаңгы узышлары үткәрелде. Алар мәктәп укучылары арасында үтте һәм Кырымның Русиягә кушылуына багышланды. Каникул чорында оештырылган ярышларның төп максаты балаларны укудан буш вакытларында физик культура һәм спорт белән мавыктыру, шуның белән бергә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт иде.

Тик шунысы, мәктәпләрнең барысы да катнашмады, гәрчә җитәкчеләргә язгы каникул башланганчы ике атна алдан хәбәр ителгән булса да.
Спорт мәктәбе хезмәткәрләре ГТО нормаларына ярашлы рәвештә 1-2-3-5 километр озынлыгында чаңгы юлын яхшы итеп әзерләп куйды. Әйтергә кирәк, ярышта катнашучылардан беркем дә вакытны бушка сарыф итеп йөрүләренә зарланмады, ә киресенчә, үзләрен тагын бер сынап карады, җиңә алуларын исбат итте. Ә кайберәүләр, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен, үз алдына күбрәк шөгыльләнү, техника өстендә эшләү бурычы куйды. Урта мәктәпләр арасында Иске Күчәрбай мәктәбенең җиңүе бер дә гаҗәп хәл түгел. Монда спортның әлеге төренә ел әйләнәсенә зур игътибар бүленә дияргә мөмкин. Физкультура укытучысы И.А.Исламов җитәкчелегендә салынган чаңгы юлына кар төшермиләр. Әйе, ул бер дә буш тормый, чөнки балалар гына түгел, өлкәннәр дә чаңгыда йөрергә ярата. Әлеге ярышларда Күчәрбай мәктәбенең 10 укучысыннан 8е призлы урыннар алды, өстәвенә, 6сы финишка беренче булып килде. Икенче урында – Первомайский, өченчедә – Благовар укучылары. Төп гомум белем бирү мәктәпләре арасында Сарайлы, Коб-Покровка һәм Түбән Каргалы мәктәпләре алдынлык яулады.
Илгиз ХАЛИКОВ, спорт мәктәбе директоры.
С.Константинов фотосы.
Иске Күчәрбайдан Данир белән Динар Төлкебаевлар: “Беренче булуыбызның сере – чаңгы спортын яратуыбызда, аңа күп вакыт бүлүебездә!”.
Читайте нас: