Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2018, 11:37

Үткәндәге иң яхшы традицияләрне юлдаш итеп киләчәккә атлыйбыз

Һәр яңалык – яхшы онытылган иске нәрсәләр, диләр. Район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов та, 2018 ел язында армиягә алынырга тиешле егетләр һәм призывка кадәрге яшьләр арасында спортның хәрби-практик төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабында, Языково урта мәктәбе укучыларын яшь армиячеләр сафына тантаналы кабул итүдә катнашучыларны тәбрикләп, шушы зирәк әйтемне искә төшерде.

“Безнең бурыч – буыннар бәйләнешен ныгытырга, яшьләрдә илебезнең үткәне белән кызыксыну һәм ихтирам уятырга... Киләчәктә буыннар күчәкилүчәнлеген ныгыту, балаларда Ватанга сөю, аның тарихы һәм мәдәнияте белән горурлык хисе тәрбияләү зарур”. Р.Хәмитов, Башкортстан Республикасы Башлыгы.
Һәр яңалык – яхшы онытылган иске нәрсәләр, диләр. Район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов та, 2018 ел язында армиягә алынырга тиешле егетләр һәм призывка кадәрге яшьләр арасында спортның хәрби-практик төрләре буенча республика спартакиадасының зона этабында, Языково урта мәктәбе укучыларын яшь армиячеләр сафына тантаналы кабул итүдә катнашучыларны тәбрикләп, шушы зирәк әйтемне искә төшерде. ГТО, “Юнармия” хәрәкәтен, “Зарница” һәм совет заманындагы башка популяр хәрби-спорт традицияләрен тергезү бүгенге шартларда аеруча мөһим. Сәламәт яшәү рәвеше – гаджетлар белән мавыгуларга, начар компанияләргә һәм буш вакытта тырай тибеп йөрүләргә, шул исәптән виртуаль дөньяда вакыт сарыф итүләргә бер дигән алмаш.
Биш район командасы катнашкан спартакиада бәйрәмчә шартларда үтте: күңелле музыка уйнап тора, алып баручылар Вероника Ломанец белән Альберт Якупов Русиянең бөеклегенә һәм дан-шөһрәтенә мәдхия җырлады, күпләргә таныш булган элекке патриотик җырларны башкарды. Ә “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы штаб начальнигы А.П.Панарин яшь армияче антын биргәндә залда тынлык урнашты.
Кызыл-ком төсендәге килешле хәрби форма кигән җыйнак кыяфәтле егет-кызлардан күзне дә алырлык түгел! Алар шундый матурлар! Чараның почетлы кунагы – “Юнармия” хәрәкәтенең төбәк бүлек җитәкчесе А.А.Зинәтуллин, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, биргән антларына тормышта һәрчак тугры калуларын теләде. Анда менә нинди сүзләр бар: “Ярдәмгә мохтаҗларны якларга, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәштә бөтен киртәләрне җиңә барырга. Укуда һәм спортта уңышка ирешергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, Ватанга хезмәт итүгә һәрчак әзер булырга. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройлар турында истәлекне кадерләп сакларга, Русиянең чын патриоты һәм лаеклы гражданины булырга”.
Башка кунаклар – районнарның хәрби комиссарлары Языково укучыларына әлеге иҗтимагый хәрәкәт гимны астында “Юнармия” әгъзасы итеп кабул ителүләрен раслаучы билге тапшырды.
Республика спартакиадасында катнашучыларны, шулай ук, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары А.В.Попов сәламләде.
Спартакиаданың рәсми өлешеннән соң, спорт уеннары башланды, анда укучылар 7 төр буенча ярышты: пневматик винтовкадан ату; АК-74 автоматын сүтеп җыю; АК-74 магазинына 30 патрон салу; противогаз кию; перекладинада күтәрелү; 16 килограммлы ике гер күтәрү; хәрби хезмәт нигезләре буенча зачет. Монда спортның бер төрендә Благовар, Чишмә, Бүздәк вәкилләре алга чыкса, икенчесендә Дәүләкән, Әлшәй районнары беренчелек яулады. Безнең командада Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжы филиалы курсантлары (военрук Р.А.Бәдретдинов) лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Чишмә командасы иң көчлесе булып чыкты, ул – беренче, икенче урында – Благовар, өченче урында – Бүздәк командасы.
Укытучы-судьялар И.Ф.Имаев, А.А.Галимов, Р.С.Вахитов, В.Р.Еникеев, И.Р.Байков, И.А.Исламов баш судья И.Ә.Халиков җитәкчелегендә алдан билгеләнгән маршрут буенча ярышның бөтен этапларын оешкан төстә үткәрде. Аларга балалар спорт мәктәбе белгечләре бар яклап ярдәм итеп торды.
Бүләкләү өлешен район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы А.Р.Мофазалов алып барды. Шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләргә грамота һәм кубоклар тапшырылды. Шулай ук Русия ДОСААФның БРдагы идарәсе урындагы бүлек рәисе Р.А.Хәлилов пневматик винтовкадан ату да җиңүчеләргә осовиахимчыларга һәм досаафчыларга багышланган “Отчизны верные сыны” китабын бүләк итте.
— “Юнармия” хәрәкәте ышанычлы эшли һәм безгә рухи чыныгу алуда ярдәм итә, — диде Дәүләкәннән килгән яшь армиячеләрнең берсе Данис Әделгәрәев. — Мин армиягә барудан курыкмыйм, чөнки үземнең көчемә ышанам, “Гөмбәз” хәрби-спорт патриотик клубы әгъзасы булып торам, кул сугышы белән мавыгам, иртәгә әлеге спорт төре буенча республика ярышларына барачакбыз. Һәм башка ярышларга да теләп йөрим, безнең “Юнармия” чараларында катнашуыбызны тизләтүче һәм җиңеләйтүче онлайн-анкеталар бар.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотолары.
Читайте нас: