Барлык яңалыклар
Спорт
6 апрель 2018, 11:20

Фитнес — шәп!

Спортзалга кайчан барырга вакыт? Фитнес-тренер Илгизәр Зәйнетдинов болай дип җавап бирә: “Яхшы формада булу теләге тугач та, ә бу исә күтәренке кәеф, нык сәламәтлек һәм сокланырлык фигура да дигән сүз”. Языково авылында яшәүче гүзәл затлар һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнендә ДЮСШка күнекмәләргә барганда нәкъ шушы принципка таяна.

Спортзалга кайчан барырга вакыт? Фитнес-тренер Илгизәр Зәйнетдинов болай дип җавап бирә: “Яхшы формада булу теләге тугач та, ә бу исә күтәренке кәеф, нык сәламәтлек һәм сокланырлык фигура да дигән сүз”. Языково авылында яшәүче гүзәл затлар һәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнендә ДЮСШка күнекмәләргә барганда нәкъ шушы принципка таяна. Күнекмәләрне безнең район территориясендә “Фитнесны — авылга” проектын гамәлгә ашыручы тренер Илгизәр үткәрә. Ул шулай ук БР Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр җәмәгать палатасы әгъзасы да.
— Үткән ел Языковода сәламәтлекләрен ныгытырга, артык авырлыктан котылырга, актив яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрнең бик күп булуын күрсәтте. Шуңа без күнекмәләрне тренер белән алып барырга карар иттек. Беренче күнекмәләр 28 февральдә үтте, алар тәүдә атнасына — ике, күптән түгел, өч тапкыр үткәрелә башлады, — дип сөйли тренер.
Яшь буенча чикләүләр юк, әмма пенсия таныклыгы яисә студент билеты хуҗасына күнекмәләргә йөрү өчен түләүгә ташлама ясала. Занятиеләр кыйммәт түгел — нибары 150 сум. Аңа физик күнегүләр дә, дөрес туклану, авырлыкларга индивидуаль мөнәсәбәт, күнегүләрнең ярамавын күрсәтүче билгеләр һәм башка сораулар буенча тренер белән шәхси консультация дә керә.
Үз-үзе турында кайгыртучыларның һәм фитнес белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысы да диярлек И.Зәйнетдинов командасында кала һәм занятиеләргә даими йөри. Сәламәт яшәү рәвеше, ару-талчыгудан, стресслардан, киеренкелектән арыну өчен буш вакыт кызганыч түгел.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: