Барлык яңалыклар
Спорт
30 март 2018, 11:11

Танырга вакыт: хезмәт һәм оборонага әзербез!

“...Безгә һәр кеше кирәк һәм кыйммәт, ул үзенең кирәклеген тоярга, озын һәм, иң мөһиме, сәламәт гомер кичерергә тиеш”. (РФ Президенты В.Путинның Дәүләт Җыелышына Юлламасыннан).

“...Безгә һәр кеше кирәк һәм кыйммәт, ул үзенең кирәклеген тоярга, озын һәм, иң мөһиме, сәламәт гомер кичерергә тиеш”.
(РФ Президенты В.Путинның Дәүләт Җыелышына Юлламасыннан).
С.Маршакның бер шигырендә уртача буйлы, киң яурынлы, кепка һәм “ГТО” күкрәк билгесе тагылган ак футболка кигән егет турында бәян ителә. Совет елларында бу билге бик күпне сөйли иде. ГТОның, хәзер инде “Хезмәт һәм оборонага әзермен” гомумрусия хәрәкәтенең яңа дулкынына берничә йөз якташыбыз кушылды. Өлкәннәр арасыннан авыл биләмәләре командалары активлык күрсәтте. 3 мартта үзәк район дәваханәсе, Благовар районара суды һәм Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково авылындагы филиалы вәкилләре чаңгы буенча ГТО нормативларын тапшырды. Мәгълүм чарада 40тан артык кеше катнашты. Благовар районара суды коллективы чаңгыга рәис К.Шакиров җитәкчелегендә басты. Үзәк район дәваханәсе работниклары тулы составта чыкты дияргә мөмкин, кайнар чәй һәм коймаклар әзерләгәннәр иде, алар ярышларда катнашучыларга да, җанатарларга да җитәрлек булды.
Кармасан елгасында старт алдылар. Языково авыл Советының яхшы эшләве аркасында катнашучыларга уңайлы булсын өчен трассага илтүче юллар һәм машина тукталкалары махсус техника белән алдан тазартылган иде. Чаңгычылар 5, 3, 2 һәм 1 километрга узышты. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре чаңгы трассасын чагу итеп бизәде, аны фишка һәм әләмнәр белән бүлде. Һәр аерым дистанциядә күрсәткечләр куелды. Үткәрелгән ярыш йомгаклары буенча һәм протоколдан күренүенчә, Благовар районара суды работникларының барысы да диярлек чаңгы ярышы буенча нормативларны “көмеш” һәм “алтын”га тапшырды. Район дәваханәсе коллективы да шундый күрсәткечләргә ия. Гомум команда зачетында беренче урында — район дәваханәсе, икенче урында — районара суды, өченче урында — Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжы филиалы командалары. Чаңгы ярышы буенча норматив тапшыручылар ирешелгәннәр белән генә чикләнмәс, ә башка ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итәр, дип өметләнәбез.
Кем белә, бәлки арада берсе ГТОның иң югары бүләге — “алтын”, “көмеш” һәм “бронза” билгесенә лаек булыр.
Илгиз Халиков,
ГТОның тест үткәрү үзәге баш судьясы, ДЮСШ директоры.
Читайте нас: