Барлык яңалыклар
Спорт
30 март 2018, 11:22

Җиңүче исеме өчен көрәштеләр

Узган шимбәләрнең берсе мәгариф хезмәткәрләре өчен зур спорт бәйрәменә әйләнде. Бу көнне балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ун командага берләшкән мәгариф хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы кысаларында район ярышлары үтте.

Узган шимбәләрнең берсе мәгариф хезмәткәрләре өчен зур спорт бәйрәменә әйләнде. Бу көнне балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ун командага берләшкән мәгариф хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек-2018” спартакиадасы кысаларында район ярышлары үтте. Әйткәндәй, аны ел саен үткәрәбез. Әмма быелгысында һәр мәктәп, һәр балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү учреждениесе үз командасын алып килгән. Шуңа катнашучылар да күбрәк иде, һәм бу чарага тагын да күбрәк көч-куәт өстәде, спорт чәмен арттырды. Командалар өч спорт төре: чаңгы ярышлары (катнаш эстафета 2х2км), өстәл теннисы һәм волейбол буенча көч сынашты.
Чаңгы ярышында катнашучылар барысына караганда да күбрәк булгандыр, мөгаен. Спорт мәктәбе командасы вәкилләре җиңүгә омтылышлары, яхшы әзерлекле булулары аркасында максатларына иреште. Чаңгы юлында командадашларының бар өмет-ышанычын аклаган Ольга Поздеева белән Евгений Геранинга тиңнәр булмады.
Сергей Носков белән Светлана Гарданова Языково урта мәктәбе командасына икенче урын алып килде, Мирный мәктәбе чаңгычылары Анатолий Сухов белән Анна Мөрсәлимова өченче урынга чыкты.
Өстәл теннисы буенча ярышлар да кызу барды. Монда беренче минутлардан ук спорт мәктәбе педагоглары Ольга Поздеева белән Салават Шәйхразиев алга чыкты һәм берсүзсез җиңү яулады. Пришиб мәктәбеннән Вячеслав Котов белән Рима Рәхмәтуллина, алардан чак кына калышып, почет пьедесталының икенче баскычына күтәрелде, өченче урын – Мирный мәктәбе командасы өчен чыгыш ясаган Нурия Степаненко белән Рөстәм Сәгыйтовта.
Волейболчылар җанатарларына кызыклы һәм мавыктыргыч уен күрсәтте. Аны юкка гына иң популяр команда уеннарының берсе дип йөртмиләр шул. Командалар яхшы әзерләнгән һәм барысы да тик призлы урын яуларга омтылды. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче урында – Мирный, икенче – Языково, өченче урында Иске Күчәрбай мәктәпләре.
Менә ярышлар да тәмамланды. Бераз арый төшкән, әмма бетмәс уңай тәэссоратлар һәм кәеф күтәренкелеге алган командалар ярышларны ябу тантанасына тезелде. Гомумкоманда зачетында спорт мәктәбе командасы җиңүче дип танылды, икенче урынга – Мирный, өченче урынга Иске Күчәрбай мәктәпләре чыкты.
Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләк һәм Почет грамоталары тапшырылды, командалар истәлекле кубок һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде.
Безнеңчә, мәгариф хезмәткәрләре районда физик культура һәм спортны үстерүдә әйдәүчеләр булып торырга тиеш, һәм киләчәктә спорт белән шөгыльләнүгә күбрәк игътибар бүләрләр һәм укучыларны да үзләренә ияртерләр, дип ышанабыз.
Светлана АЕТОВА, спорт мәктәбенең өлкән тренер-преподавателе.
Читайте нас: