Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль 2018, 14:17

Өченче мизгел якынлаша

Менә ничәнче ел инде районда Коб-Покровка авылының “Спецгазтехсервис” (элекке “ГазМяс”) футбол клубы актив үсә һәм үзенең уен дәрәҗәсен күтәрә. Коллектив муниципаль ярышларда катнаша һәм Благовар футбол лигасы төзелгәннән башлап яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Менә ничәнче ел инде районда Коб-Покровка авылының “Спецгазтехсервис” (элекке “ГазМяс”) футбол клубы актив үсә һәм үзенең уен дәрәҗәсен күтәрә. Коллектив муниципаль ярышларда катнаша һәм Благовар футбол лигасы төзелгәннән башлап яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Коб-Покровка җыелма командасының уңышлары нигезендә авыл футболы язмышына битараф булмаган фикердәшләрнең актив эшчәнлеге ята. Команда капитаны һәм бер үк вакытта лиганың баш судьясы Илшат Хәсәнов җитәкчелегендә коллектив хезмәт үз җимешләрен бирә. Энтузиаст һәм башка активистларның тырышлыгы аркасында мәгълүм команданың гына түгел, ә тоташ районда футболны һөнәри үстерүгә ирешелде. Бу уен төренә битараф булмаганнар хезмәте белән 1 санлы спорт чәчкә атты һәм чагу төсләр белән балкыды. Үткән мизгелдә футбол безнең районда яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Коб-Покровка дружинасына “Спецгазтехсервис” ҖЧҖ ярдәм күрсәтә башлагач, яңартылган клуб районда үткәрелгән турнирларның инициаторына әйләнде, берничә турнирда актив катнашты һәм лаеклы уен күрсәтте. Мәсәлән, узган ел ахырында команда мини-футбол буенча ачык кубок ярымфиналына кадәр барып җитте, ә Раштуа бәйрәме алдыннан район тарихында тәү тапкыр кардагы футбол буенча беренчелек үткәрде, һәм анда җиңү яулады.
27 гыйнварда Языково авылының физкультура-савыктыру комплексында Русиядә студентлар көненә багышланган мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды, анда югарыда телгә алынган клуб һәм Мирный, Языково, Топоринка авыллары уенчыларыннан торган “Импульс” командасы катнашты. Киеренке уеннан соң да көрәштәшләр дуслыкны югалтмады. Шулай ук чара кысаларында Благовар футбол лигасының блиц-утырышы үтте. Очрашу барышында лига активы киләчәк сезонга эшчәнлек планы белән уртаклашты, яңа максатлар куйды һәм лига маркасын ничек итеп яңа дәрәҗәгә күтәрү турында фикер йөртте. Ә без футбол яратучыларның исләренә төшерәбез, Благовар футбол лигасының өченче мизгеле якынлаша. Апрельдә мизгелне районның Супер кубогы ачып җибәрә, анда “Языково” футбол лигасы чемпионы һәм кубок хуҗасы белән вице-чемпион “СГТС” көч сынашачак. Яз һәм хезмәт көне алдыннан районның регуляр беренчелегенә башлангыч биреләчәк. Благовар футбол лигасы чемпионатында катнашу өчен “Бәйләнештә” сайтында (https://vk.com/blagovarfoot) заявка калдырырга мөмкин. Гариза тапшыру вакыты 1 марттан 10 апрельгә кадәр. Үз командагызны булдырыгыз, гариза тапшырыгыз һәм районның футбол тормышына кушылыгыз!
Денис Дәүләтҗанов, Благовар футбол лигасы рәисе.
Читайте нас: