Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 22:05

Укучылар машина йөртергә өйрәнде

Шушы көннәрдә Языково урта мәктәбеннән 12 укучы, эчке имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, тантаналы шартларда машина йөртү буенча кадрлар әзерләү турында таныклыклар алды.

“Взлетай” программасының “Руль артына утыр” кейсын гамәлгә ашыру кысаларында укучылар өч ай дәвамында ДОСААФның урындагы бүлегендә уку үтте. Мәктәп директоры Илшат Вәсимов булачак машина йөртүчеләрне таныклык алулары белән тәбрик итте. Һәм “В” категориясе буенча машина йөртү таныклыклары алучыларга ЮХХДИда имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм киләчәктә руль артында аварияләрсез йөрүләрен теләде. Һәрчак алдыгызда яшел ут янсын, диде.
М.ФЕДОРОВ, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе.
Читайте нас: