Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 20:30

Әти-әниләрне имтиханга чакыралар

29 мартта Языково мәктәбе базасында әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Мәгариф бүлеге методисты Алиһә Шәйхлисламова әйтүенчә, акция мәктәп тәмамлаучыларга һәм ата-аналарга БДИга әзерләнүгә бәйле артык психологик киеренкелекне киметү, җәмәгатьчелекне имтихан тапшыру процедурасы белән якыннанрак таныштыру мөмкинлеге бирәчәк. Әти- әниләр имтихан үткәрү пунктларына ничек тикшереп кертүләрен һәм яңа коронавирус таралуга юл куймау өчен нинди хәвефсезлек чаралары күрелүен, аудиторияләрдә имтихан материалларын ничек бастырып алуларын күрәчәк.
Шулай ук аларга урыс теле буенча белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге бирелә. Бу – быел БДИда катнашучылар өчен бердәнбер мәҗбүри фән.
Акциядә катнашучылар БДИда укучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәрдән һәм охшаш темалардан торган имтихан эшен (кыскартылган вариантта) язачак. Унбер сыйныф укучыларының әти- әниләре акциядә актив катнашыр, дип ышанабыз. Чара 15тән 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә БДИ тапшыруга 18 кеше язылган.
Фото: mouayanka.ru
Читайте нас: