Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 22:07

Халык мәдәниятен квестлар аша беләбез

Күптән түгел Шәмсетдиновлар, Хәлиловлар һәм Байгузиннар гаиләләренә урыс риваятьләре һәм әкиятләре дөньясына чумарга туры килде. Языково авылы модельле китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы квестны кече яшьтән алып олысына кадәр бер зур гаилә вәкилләре үтте.

– Йөгер, йөгер, уклар эзлә, – китап киштәләре арасында катнашучыларның шундый тавышлары ишетелде. Уен зоналарына бүленгән заманча китап-ханә бинасы ярышлар аренасына әйләнде. Ике команда да зур кызыксыну белән башваткычлар һәм табышмаклар чиште, төрле сорауларга җавап бирде, кроссвордлар тутырды, биремнәр үтәделәр.
Квест башланыр алдыннан китапханәче Алинә Исламова катнашучыларга фольклор тарихы турында сөйләде.
Ә уен “Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте” Бөтенрусия акциясе кысаларында, күп кенә яшьләрнең күңеленә хуш килгән гаилә квесты форматында узды.
“Яшьлек” һәм “Очкын” командаларында катнашучылар алдында бурыч куелган, алар бирелгән хәрефләрне җыеп мәкаль төзергә тиеш иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике команданың да җиңүгә омтылышы көчле булды. Әмма барлык сынаулар дәвамында яшьләр дә, өлкән буын да уңышка тигез барды. Шуңа күрә җиңү дусларча икегә бүленде.
Квест ахырында йомгак ясалды, барысы да яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм призлар алдылар.
– Фольклор – берни белән дә алыштыргысыз әхлакый тәрбия чыганагы, чөнки анда явызлык, бәхет һәм хәсрәт белән бөтен реаль тормыш чагылдырылган. Ул балага җәмгыять һәм табигать тормышын, кеше хисләре һәм үзара мөнәсәбәтләр дөньясын ача һәм аңлата. Ә квест форматы хәзерге яшьләргә бик якын. Өлкән буын да яңа тәҗрибә ала, шуңа күрә без үз эшебездә бу уен формасын еш кулланабыз, – дип билгеләп үтте Үзәк модельле китапханә хезмәткәрләре.
Читайте нас: