Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 20:34

Фестиваль популярлык яулый

Гадәт буенча, ел саен февральдә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Bright galaxy” чит телләр белүчеләрнең район фестиваленә әзерлек эшләре барды. Әлеге фестиваль кысаларында укучылар “Мин горурланам...” темасы буенча “Презентация” конкурсында ярыштылар, “Ни өчен мин чит телне өйрәнәм” дигән темага эссе яздылар, җырладылар, биеделәр, инсценировкалар куйдылар.

Агымдагы уку елында фестивальдә 2-11 сыйныфлардан 120 укучы катнашты. Конкурс сынаулары буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән гомуми белем бирү оешмалары җиңүче дипломнары алды. Менә алар – җиңүчеләр: Языково, Мирный урта һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәпләре.
Иң яхшы инсценировка дип Языково укучылары (9 Г сыйныф, җитәкчеләре З.А.Шәмсетдинова) Антуан де Сент-Экзепюри повесть-әкияте буенча куйган постановка табылды. Эссе язуда Мирныйдан Сарибек Аветисянга (җит. З.А.Павлова), Языководан Дарья Осадчаяга (Э.Х.Юнысова) тиңнәр булмады. “Презентация” конкурсында жюри Языково укучылары Диана Хәйретдинова, Чулпан Сираҗетдинованың (Г.Ә.Абдуллина) эшләрен билгеләп үтте.
Үзешчән сәнгать конкурсында Иске Күчәрбай мәктәбеннән Гөлназ Вилданова (Г.С.Байгуҗина), Языково мәктәбеннән Нурия Ибраһимова (Д.Ф.Әхтәмова) аерылып торды. Гөлназ инглиз телендә җырласа, Нурия укучылар өчен икенче чит тел булып саналган француз телендә җырлады.
Фестивальдә үзләренең иҗади сәләтләрен һәм талантларын күрсәткән барлык укучыларны бер язмада гына санап үтү мөмкин түгел. Шунысын гына билгелибез, аларның барысы да диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнде.
Шулай ук укучыларның театр постановкалары кую осталыгының елдан-ел шомара баруын, ораторлык сәләтләре үсүен әйтеп үтәр идем.
Конкурста җиңелүчеләр булмый, алар ниндидер критерийлар буенча чак кына артта калган дип кенә санала. Мондый фестивальләр һәр катнашучы үз сәләтләрен ачудан тыш, бәяләп беткесез тәҗрибә алсын өчен үткәрелә дә.
Елдан-ел киңрәк колач ала барган фестивальдә чыгышлар өч чит телдә яңгырый. Билгеле ки, монда укучыларны әзерләү өчен вакытын кызганмаган, аларны гомум эш белән кызыксындырган фән укытучылары зур роль уйный.
Гөлнара Терегулова, мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәт методисты.
Читайте нас: