Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 20:33

Алар дөньяны үзгәртә

Үзәк модельле китапханә Фән һәм технологияләр елына багышланган “Яшәсен фән!” конкурсына йомгак ясады.

Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: “Фән тирә-юньдә” номинациясендә 1 урын Гөлназ Зинуровага бирелде; “Эксперимент” номинациясендә 1 урын – Карина Фәйзуллинада; 2 урын – Юлия Лаптевада, 3 урын – Зилә Еникеевада.
“Фән дөньясы балалар күзлегеннән” номинациясендә катнашучылар бигрәк тә күп булды. Шуңа призлы урыннар да күбрәк. 1 урында – 6 яшьлек Мирослава Полякова, 2 урынны Валерия Скачко, Азалия Сәгадиева, Юрий Рычков, Мила Полякова, Ләйсән Сакаева, Ислам Мөхәммәдиев, Нәфис Хәммәдияров, Ирина Вислогузова, Линар Еникеев бүлеште; 3 урын Алексей Бекк, Илнур Гәрәев, Таңсылу Исхакова, Вилена Шәкүрова, Эвелина Туйчинага бирелде.
Район конкурсында Яңыш авылы китапханәсенең яшь китап сөючеләре – призлы урыннар яулаучы Гөлназ Зинурова, апалы-сеңелле Мирослава һәм Мила Поляковалар һәм диплом белән бүләкләнүче Динар Фазлетдинов активлык күрсәтте. Балаларны “Яшәсен фән!” конкурсына әзерләгәне өчен китапханәче Әнисә Әсхәт кызы Вәкиловага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Уфа медицина колледжының 2 курс студенты Гөлназ Зинурованың (рәсемдә сулда) эзләнү эшенә җентеклерәк тукталасы килә. Студент кыз “Спутник V” вакцинасын эшләп чыгару темасын өйрәнүне сайлаган, Гамалей исемендәге Фәнни-тикшеренү институты галимнәренең һәм институтка аның исеме бирелгән галимнең образын ачкан. Иң мөһиме, ул Җирнең тәүге ясалма иярченен (1957) һәм коронавируска каршы тәүге вакцинаны уйлап табу арасында чагыштыру ясаган, шуның белән Русиянең янә дөньяда тәүгеләрдән булып бөтен кешелек өчен мөһим алга китеш ясавын сызык өстенә алган. Галимнәрнең төпченеп эшләүне таләп итүче хезмәте, аларның тәҗрибәләре документларда һәм фотоматериалларда күрсәтелгән, барлыгы 18 галим-вакцина уйлап табучының исемнәре телгә алынган.
Институт танылган совет микробиологы, ватан микробиологиясе һәм эпидемиологиясенә нигез салучыларның берсе, академик, СССРның дәүләт премиясе лауреаты Николай Федорович Гамалей исемен йөртә. Николай Федоровичның (1859-1949) соңгы фәнни язмасында шундый сүзләр бар: “Галим өчен иң зур шатлык – аның хезмәтләренең кешегә файда китерүен аңлау”. Шулай итеп, ничә еллардан соң хәзерге заман галимнәре ватан фәненә нигез салучыларның эшен лаек-лы дәвам итә. Русия яшьләре бу хакта җәмәгатьчелеккә, үзләренең яшьтәшләренә сөйли.
Читайте нас: