Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 март 2021, 19:22

Мәктәп туклануына – аерым игътибар

Традицион рәвештә пәнҗешәмбедә район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында киңәшмә узды.

— Анда ике проект каралды – авыл хуҗалыгы культуралары үстерү һәм районның белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру буенча. Тәкъдим ителгән проектлар контрольгә алынды, эшкуарларга ярдәм күрсәтүне оештыру буенча эш алып барылачак, — дип хәбәр итте район җитәкчесе Марат Йосыпов.
Билгеләп үтәбез, мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыруга республикада һәм районда аерым игътибар бүленә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республикада мәктәп туклануын Русия Федерациясендә иң яхшысы итәргә дигән бурыч куйды.
Фото: newvz.ru
Читайте нас: