Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 март 2021, 16:31

Яз һәм шигърият дулкынында...

Мирный авыл китапханәсенә мәктәп яшендәге балалар теләп йөри. Китапханәче Снежана Дейниченко алар белән төрле чаралар үткәрә.

Менә бу юлы да кызлар яз, шигърият һәм шатлык дулкынында хатын-кызлар һәм аналар турында шигырьләр укыдылар. Анелия Фәрхетдинова, Аделина һәм Ивилина Нигъмәтуллиналар, Велена Варлакова, Радмила Латыйпова, Зарина Сәрвәрова, Дилара Исхакова, Лилия һәм Регина Сәрвәровалар, Александра Феоктистова һәм Азалия Фәрхетдинова китапханәченең бөтен башлангычларында ярдәм итеп торалар.
Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде, алар балалары белән бергә күңелле конкурс һәм викториналарда катнаштылар.
Моңа кадәр узган осталык дәресендә кызлар Снежана Рим кызы ярдәмендә сөекле әниләренә бүләкләр әзерләгәннәр иде, ә яшь кул осталарына китапханәдән татлы призлар бүләк иттеләр.

Читайте нас: