Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 март 2021, 18:54

Тарихчылар алда бара

Билгеле булганча, 2021 елның 1-12 февралендә “Башкортстанның ел укытучысы - 2021” республика конкурсының муниципаль этабы узды, анда районның 9 педагогы катнашты.

Мәгариф бүлеге йомгак ясады. Конкурста җиңүче һәм призерлар конкурс сынаулары (уку дәресе, осталык дәресе, түгәрәк өстәл) нәтиҗәләре буенча факттагы рейтинг күрсәткече нигезендә билгеләнде. Әйтергә кирәк, барлык укытучылар да үзләренең иң яхшы сыйфатларын һәм талантларын күрсәттеләр, конкурс биремнәрен бик яхшы үтәделәр.
“Башкортстанның ел укытучысы - 2021” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче титулын Благовар урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Сунчалина Гүзәл Марат кызы яулады.
Иске Күчәрбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Рамилә Лотфулла кызы, башлангыч сыйныф укытучылары Махутова Дилә Әхнәф кызы (Пришиб урта мәктәбе), Әхмәтвәлиева Алия Фәгать кызы (Сарайлы авылы мәктәбе), Первомайский урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнетдинова Айгөл Нуриман кызы конкурсның призерлары булдылар.
Гөлнара Терегулова, мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: