Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 март 2021, 21:56

Балаларның шат тавышлары тынмасын

Иске Сынны авылындагы балалар бакчасы ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә. Район җитәкчесе сүзендә торды, һәм хәзер бакча территориясе матур койма белән уратып алынган.

Без барганда көн салкын иде, шуңа дүрт кенә бала килгән. Ә гомумән исемлек буенча 23 бала исәпләнә, шулардан 16 малай-кыз даими йөри.
Быел бакча 8 баланы мәктәпкә озатачак. Һәм, тәрбияче Г.Ә.Закирова әйтүенчә, киләчәктә дә бу күрсәткечләр сакланачак. Гөлсимә Әхтәм кызы, тәрбияче ярдәмчесе Любовь Шелкова һәм пешекче Мөнирә Сәләмова белән оптимистик нотада сөйләшүебез акрынлап авылда көтелгән перспективалы үзгәрешләргә күчте: беренчедән, авыл аша М-5 федераль трассасы үтәчәк, яшьләр яңа йортлар җиткезә. Соңгы вакытта гына барлыкка килгән Кояш урамы Сыннының киләчәге өметле булуына ачык дәлил булып тора.
Бакча хезмәткәрләреннән Мөнирә Мидхәт кызы иң тәҗрибәлеләрдән санала. Ул Уфа шәһәренең кулинария училищесын тәмамлау белән биредә пешекче ярдәмчесе булып эшли башлаган. Бу көннән соң 27 ел вакыт үтеп киткән. Соңгы 5 елда пешекче булып эшли. Баланслы менюга ярашлы балаларны тәмле калорияле ашлар белән сыйлый.
Тәрбияче Г.Ә.Закирова, элеккечә, төп эшеннән тыш, физрук, музыка җитәкчесе вазыйфаларын башкарырга да өлгерә. Әле менә икенче тәрбияче В.Д.Еникеева белән бергә бәйрәм иртәләре әзерләү белән мәшгуль иделәр.
Соңыннан безгә балаларның үзләре белән дә сөйләшү мөмкинлеге тиде. Бакчада ничек рәхәт яшәүләре турында алар менә нәрсәләр сөйләделәр.
Максим Лезин, 6 яшь:
— Миңа монда бөтен нәрсә ошый. Уйныйбыз, рәсем төшерәбез, пластилиннан төрле әйберләр ясыйбыз, шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Безне мәктәпкә әзерлиләр, дәресләр үткәрәләр. Бакча белән хушлашу авыр булачак. Миңа игътибарлылык, тапкырлык таләп иткән уеннар ошый, роботлар җыярга яратам.
Самира Йосыпова, 6 яшь:
— Кичә без В хәрефен өйрәндек. Ул миңа бик ошады. Шушы хәреф булган әкиятләр укыдык, аны язарга өйрәндек. Бакчада ахирәтем Алияна белән курчак- лы уйнарга яратам, аларның монда төрлесе бар: бәләкәйләре дә, зурлары да. Бәйрәм иртәләрен гел көтеп алабыз, тизрәк әти-әниләребезгә безнең чыгышларны карарга рөхсәт итә башласыннар иде.
Булат Надыйров, 5 яшь:
— Мин машиналар белән уйнарга, саф һавада йөрергә яратам. Безне монда тәртипкә өйрәтәләр, һәркем үзенең шкафына киемнәрен пөхтә итеп урнаштырырга тырыша.
Алияна Әсфәндиярова, 6 яшь:
— Миңа дәресләр ошый, язарга яратам. Шулай ук безгә уйнау өчен кухня почмагы бар, анда ашарга пешерәбез һәм өлкәннәрне сыйлыйбыз. Бакчада һәрвакыт күңелле һәм рәхәт.

Читайте нас: