Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 март 2021, 16:49

Укытучылар сөйләшүгә чакыра

“Башкортстанның ел укытучысы-2021” республика конкурсының муниципаль этабы программасы бай эчтәлекле, иҗади булды. 7 финалистның барысы да зур кызыксыну уятырлык осталык дәресләре һәм үзенчәлекле чыгышлар күрсәтте.

Мәктәпләрдә дистанцион укуны туктатулары нинди яхшы, югыйсә балаларыбыз бик күп нәрсәдән, бигрәк тә укытучы белән җанлы, файдалы һәм мавык- тыргыч аралашудан мәхрүм иде. Чөнки хәзерге заман укытучысына, белем бирүдән тыш, күпмедер дәрәҗәдә артист, философ, уеннар оештыручы, психолог рольләрен дә башкарырга туры килә. Конкурста укытучылар менә шушылар буенча осталыкларын күрсәттеләр дә инде. Аларны тыңлау, карап утыру хәтта без, өлкәннәр өчен дә бик фәһемле һәм кызыклы булды.
Мәгариф бүлеге методисты, идеяләргә бай илһамландыручы һәм оештыручы Г.М.Терегулова “Ел укытучысы” конкурсының ил һәм район күләмендәге тарихы белән кыскача таныштырып үтте, ни өчен конкурска эмблема итеп пеликан сайлануын аңлатты. Бу символ заманалар бәйләнешен тергезгән, чөнки революциягә кадәрге Русия гимназияләре укытучыларының төймәләрендә нәкъ шушы кош төшерелгән булган.
Бездә тәүге конкурс 1992 елда уздырылды, анда Троицкий урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Владимир Раевский җиңде. Аннан соңгы елларда Р.Хатыйпов, Е.Моисеева, А.Харченко, И.Хәбибуллина, Л.Байкова, Л.Әхтәмова, А.Бизинадзе җиңүче булды.
Аларның эшләрен 2021 ел укытучылары лаеклы дәвам итә. Күчәрбайдан Р.Л.Әхмәтшина һәм Сарайлыдан А.Ф.Әхмәтвәлиева дәресләрен татар телендә алып барды, шуңа карамастан алар сөйләгәннәрне телне белмәүчеләр дә яхшы аңлады, чөнки гел изгелек җиңгән әкият, уен, традицион атрибут-декорацияләр безне балачактан озата бара. Һәм, әлбәттә, конкурсантлар инновацион алымнарны да киң кулланды.
Благовар мәктәбеннән Г.М.Сунчалина, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак, күп еллар инде балаларга традицион русия кыйммәтләре юнәлешендә белем бирә. Гүзәл Марат кызы дәресләрен алган балаларның чын патриотлар булып үсүләре, рөхсәт ителмәгән митингларга чыкмаячаклары бәхәссез. Һәм тәнкыйтьчел фикерләү элементларын куллану турында осталык дәресе дә яхшыны яманнан аерырга өйрәтүгә корылган иде.
Мирный мәктәбе укытучысы Л.Х.Сәрвәрова башлангыч сыйныфларда уен технологиясен оста файдалана. Таңнан Д.Р.Латыйпова урыс теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча визуальләштерү чараларын күрсәтте. Шуңа аларның дәресләре ифрат җанлы уза, балалар бирелгән темалар белән кызыксына, укытучыны игътибар белән тыңлый.
Пришиб мәктәбе укытучысы Д.Ә.Махутова балаларны үзанализ ысулларына өйрәтә, хәзерге һәм үткән заман арасында чагыштырулар үткәрә. Мәсәлән, математика буенча теманы өйрәнүләр спорт, ватан геройлары темасы белән бергә үрелеп бара.
Языково мәктәбеннән Э.Х.Юнысова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә мөһим игътибар бүлә. Инглиз теле дәресләрендә Эльвина Хәлим кызы балаларның һәркайсы белән аерым эшләве, белем бирүнең үзенчәлекле алымнарын куллануы аркасында аларның өлгерешләрен яхшыртуга ирешә.
Конкурс ахырында “Традицион белем бирү системасындагы көрчек”, “Мәктәптә тәрбия бирүнең төп проблемалары”, “Белем бирү сыйфаты проблемалары һәм аларны хәл итү юллары” темаларына түгәрәк өстәл үтте. Конкурсантлар, шулай ук чарада катнашучы башкалар тарафыннан әлеге мәсьәләләр буенча төрле фикерләр әйтелде.
Мәсәлән, бүген креатив булу модада дигән фикер кызыл җеп булып сузылды, күп кенә укытучылар йөри-йөри шомарган юлдан атламыйча, үз сукмакларын салырга тырыша. Әмма мәгариф системасында күчәкилүчәнлек булмавы, традицион чылбырларның өзелүе белем бирү сыйфаты түбәнәюгә китерә. Шулай ук проблемалар исәбендә педагоглар җәмгыятьтә берләштерүче идея булмавын; кайбер гаиләләрдә, ир-егетләр нигездә читтә эшләп йөрү сәбәпле, тәрбияви функцияләрнең йомшаруын; төпкел авылларда санлы элемтәнең начар үсешүен билгеләде. Тик шулай да, түгәрәк өстәлдә катнашучыларның уртак фикере буенча, төп проблема булып мәгариф өлкәсенең хезмәтләр өлкәсен хәтерләтә башлавы тора. Акрынлап белем – товарга, ә укытучылар белем бирү хезмәтләре белән тәэмин итүчеләргә әйләнә бара. Билгеле ки, борын-борыннан фидакарьлеге белән аерылып торган укытучылык эше төшенчәсенең шулай үзгәрә баруы яхшыга илтмәячәк...
Читайте нас: