Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2021, 11:34

Төрле мәйданчыкларда эшләделәр

Үзәк модельле китапханәдә Русия фәне көненә һәм китапханәдә Фән һәм технологияләр елы ачылуга багышланган “Яшәсен фән” чарасы узды.

Анда мәктәп укучылары катнашты, аларга бай һәм кызыклы программа тәкъдим ителде. Фестивальнең махсус кунагы – Уфа авиация-техник университеты укытучысы, техник фәннәр кандидаты Элина Сәгыйть кызы Насыйрова булачак абитуриентларга университет, үзенең фәнни эшчәнлеге турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, алар белән тренинг үткәрде.
Лекциядән соң балалар эшне берничә мәйданчыкта дәвам итте. Беренче катта кече һәм урта сыйныф укучылары өчен “Экспериментлар” мәйданчыгы эшләде, анда китапханәче Карина Фәйзуллина кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте. Укучылар турыдан-туры җәлеп ителде, бу аларда кызыксыну уятты. Мәйданчыкларның берсе “Виват, интеллектуаллар!” дип аталды. Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Кувшинова сорауларына Языково мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары җавап бирде.
“Импровизация” мәйданчыгында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. “Кайда логика?” уены катлаулы да, кызыклы да булды. Менә кайда ул логик фикерләү, тиз фикерләү?! Иң логик уйлаучы команда булып “Чеховның фан-клубы” дип исемләнгән 10 Б сыйныф укучылары командасы танылды.
Чара кысаларында программалаштыру һәм робот техникасы буенча Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге клубының презентациясе узды, аны үзәк җитәкчесе Рәмис Йосыпов алып барды. Иң актив балаларга сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды.

Читайте нас: