Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль 2021, 12:12

Милли ашлар укучылар арасында популяр

Республика мәктәпләрендә “Минем милли ашым” флешмобы уңышлы узды. Укучыларда туклану мәдәнияте, социаль-көнкүреш компетентлылыгы нигезләрен тәрбияләү, мәктәп пешекчесе һөнәренең абруен күтәрү һәм милли кухня үзенчәлекләрен популярлаштыру максатында милли ашлар әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрелде.

Флешмобта республиканың 63 районыннан 932 гомуми белем бирү оешмасы, осталык дәресләрендә барлыгы 48360 укучы катнашты.
Безнең район да читтә калмады, 14 мәктәптә флешмоб узды. Мәгариф бүлеге технологы Рәүзәнә Фаяз кызы Сәетгалиева белдерүенчә, белем бирү учреждениеләренең барысы да әйбәт әзерләнгән иде. Районыбыз күпмилләтле булганлыктан, чара милли ашлар күптөрлелеге белән аерылып торды. Башкорт, татар, урыс ашларыннан тыш, украин һәм немец ашлары да әзерләнде.
Мәсәлән, Троицкий урта мәктәбендә 9 сыйныф укучысы Станислав Кечкин пасха куличы пешергән һәм буялган йомыркалар әзерләгән иде. Сез рәсемдә күргән милли костюмнардагы чибәр кызлар – Таң урта мәктәбе укучылары үзләренең кулинария осталыгын күрсәтте.
Флешмоб барышында укытучыларга район мәктәпләрендә балалар туклануын оештыру турында килешүләр төзегән “Благовар” кулланучылар җәмгыяте һәм “Опторг” җәмгыяте вәкилләре ярдәмләште.
Әйтергә кирәк, район мәгариф бүлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен 8 район һәм Уфа шәһәре шәһәр округы белән беррәттән БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гомуми белем бирү оешмаларына, пешекчеләргә һәм технология укытучыларына республика флешмобында катнашучы сертификатлары тапшырылачак.
Читайте нас: