Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 18:24

Район намусын лаеклы якладылар

Кадерле дуслар, менә тагын сезгә сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Шушы көннәрдә туган татар теле буенча республика олимпиадасы йомгаклары билгеле булды.

Таң мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азалия Әхмәтшина (укытучысы Зөлфия Фәрис кызы Юнысова), яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче урынны алган.
Сарайлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айгизә Зәйлалова (укытучысы Алия Фәгать кызы Әхмәтвәлиева) призер булган.
Кызларыбыз башкорт теле буенча төбәкара олимпиадада да район намусын лаеклы яклаган. Языково мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Ләйсән Хәкимова (Минзилә Мәснәви кызы Ишмәтова) олимпиада призеры исемен алган.
Шушы ук мәктәптән 11 сыйныф укучысы Алия Гулова (Зөлфия Мәхмүт кызы Булатова) М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының махсус бүләгенә лаек булган.
Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Читайте нас: