Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 18:41

Әкият янә бездә кунакта

Балачак әкият белән аерылгысыз бәйле. Бөтен балалар да әкият ярата һәм аның геройларына ышана. Әкият персонажлары, үз чиратында, бәләкәйләрне изге күңелле һәм гадел, кайгыртучан һәм дус булырга өйрәтә, яхшылыкның явызлыкны һәрчак җиңүе турында сөйли.

Безнең “Каенкай” балалар бакчасында да бер атна буе әкият кунакта булды. Малай-кызларыбыз әкиятләрне уку гына түгел, ә сәхнә әсәре итеп күрсәтергә, уйлап чыгарырга һәм алар буенча рәсемнәр төшерергә дә ярата. Шуңа әкият атналыгы бик бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Һәр яшь төркеменә мәгълүм иҗади максат куелган иде –яраткан әкиятегезне тамашачыларга спектакль итеп күрсәтү. Балалар зур теләк белән җырладылар, уйнадылар, теге яки бу әкият герое роленә керделәр.
Тәрбияче Светлана Васильевна Платонова җитәкчелегендәге өлкән әзерлек төркеме барыбыз да яраткан “Теремок” урыс халык әкиятен сәхнәләштерде. Урта төркем тәрбияче апалары Зөлфия Раил кызы Хаматова белән “Дүрт дус” башкорт халык әкиятен күрсәтте. Бәләкәй артистларыбызның әкият персонажлары булып уйнавын үз күзләрең белән күрергә кирәк иде. Кызыклы һәм чагу образлар тудырып, алар бераз вакытка мавыктыргыч сюжетка чумдылар. Әти-әниләр ярдәмендә әзерләнгән матур костюмнар, декорацияләр барыбызда да соклану уятты. Рәхмәт аларга.
Көн саен кызыклы әкиятләр карап, укып, атнаның үткәнен дә сизми калганбыз. Әмма бу яраткан тылсымлы әсәрләр белән хушлашабыз дигәнне аңлатмый. Алар арытаба да балаларның бакчадагы тормышын ямьләп торачак.
Арина Платонова, Благовар авылының “Каенкай” балалар бакчасы.
Читайте нас: