Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 12:29

Студентлар: авыр түгел, бу шулай тоела гына

Укучыларга һәм студентларга дистанцион белем бирү яңа төр коронавирус таралуга юл куймау эшендә тиңдәшсез чарага әйләнде. Тәүге мәлдә фикерләр аерылды, традицион кагыйдәләр тамырыннан үзгәргәндәй булды. Ә бүген, инде бер елга якын вакыт үткәч, студентлар кайбер нәтиҗәләр дә ясый ала. Һәм алар, әйтергә кирәк, әллә ни күңелсез дә түгел.

Гәзит редакциясе республиканың югары уку йортларында белем алучы якташларыбыз арасында дистанцион белем алу, аның уңай һәм кире яклары темасына сораштыру үткәрде.
Илина Нафыйкова, БДУның 1 курс студенты, тарих һәм дәүләт идарәсе институты:
— Дистанцион уку вакытында нигездә интернет, зумның начар эшләвенә бәйле проблемалар гына булды. Мондый җитешсезлекләр тиз арада бетерелә. Мин болай укуга җиңел күнегеп киттем. Һәр нәрсәнең плюс һәм минуслары була. Уңай якларына килгәндә, болар – шәһәргә йөреп, юл һәм яшәүгә күп акча сарыф итәргә кирәкми, әти-әниләр һәрчак янда. Ә минуслары: төркемдәшләрне күрәсе, күңелле студент тормышына чумасы килә.
Азамат Латыйпов, УДНТУның 4 курс студенты:
— Без марттан дистанцион укуга күчтек. Үзем өчен моның уңай якларын ачтым, чөнки күбрәк эшләү һәм үз мәшәкатьләрең белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде. Мин график дизайн белән мавыгам. Әмма аның аркасында укуда өлгерешем аксый. Бер яктан, уку җиңеләйде, икенче яктан, белем алу сыйфаты начарайды. Мәсәлән, пандемиягә бәйле, без производство практикаларына йөри алмадык. Мин пандемиядән соң да дистанцион формат элементларын саклап калуларын теләр идем. Әйтик, лекцияләрне – дистанцион, ә практик һәм лаборатор занятиеләрне онлайн төрдә үткәрергә.
Виалина Ташбулатова, БДУның 4 курс студенты, хокук институты:
— Дистанцион белем алуның, сүз дә юк, уңай яклары да бар. Болар – студент өчен зур экономия, һәр көнеңне дөрес итеп планлаштыру мөмкинлеге. Әмма бу формат барысы өчен дә кулай түгел. Безгә, юристларга, болай укырга мөмкин әле. Ә менә кемгә күбрәк практика кирәк, аларга, билгеле, авырракка туры килә. Конкрет бездә белем алу сыйфатына әллә ни зыян салмый. Шулай ук зур аудитория алдында җавап бирү авыр булган кайбер студент-интровертларның да хәле җиңеләйде хәзер. Алар икенче яктан ачылдылар.
Кирилл Дрига, БДУның 4 курс студенты, хокук институты:
—Дистанцион белем алуның плюслары бар, әлбәттә. Укытучылар һәрчак элемтәдә, теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер торалар, бөтен дәресләр онлайн төрдә үтүгә карамастан, материал тиешле дәрәҗәдә бирелә. Укыла торган материал сыйфаты элеккечә кала.
Институт хезмәткәрләре интернет технологияләрен киң кулланып, фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә ярдәм итү юлларын эзләп табалар. Җитешсез якларыннан укытучылар һәм курсташлар белән җанлы аралашу җитмәвен билгеләр идем. Тагын бер зур минусы – эпидемиологик хәлгә бәйле, югарырак курслар студентлары ала торган практик күнегүләр алынмый кала (әмма укытучылар монда да шул ук Интернет челтәре ярдәмендә хәлдән чыгу юлын табарга омтылалар, шулай булгач, бу минус та плюска әйләнә).
Әйткәндәй, күп кенә благоварлылар күрше респуб- ликаларның институт һәм университетларында белем ала. Аларда исә сентябрьдән онлайн-форматка күчкәннәр.
Индира Әхмәдуллина, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 2 курс студенты:
— Вируска бәйле хәл киеренкелеге кими төшкәндер, күрәсең, республика җитәкчелеге югары уку йортларында белем алуны гадәти форматта калдырырга карар итте.
Эльвина ГАФАРОВА.
Читайте нас: