Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2021, 12:13

“Хәтер күбәләкләре” очырдык

Ел саен 27 гыйнварда бөтен дөнья трагик Холокост прологына әйләнгән нацистларның вәхшиләрчә акцияләре корбаннары алдында баш ия. Шулай ук бу Ленинград блокадасы өзелгән (1944 ел) һәм Ставрополь краен немец-фашист илбасарларыннан азат иткән (1943 ел) көн.

Гаять катлаулы шартларда, ата-бабаларыбызның зур тырышлыгы бәрабәренә кансыз дошманны җиңүгә ирешелгән.
Кәгазь күбәләкләр – хәтер, саксыз кагылсаң, уалырга торган кеше күңеле билгеләре ул. Пришиб авыл мәдәният йорты һәм клуб оешмаларында катнашучылар “Хәтер күбәләкләре” бөтенрусия проектында катнашты. Клубыбызның иркен һәм якты бер залында җыелып, без балалар белән бергә “ак күбәләкләр” ясадык.
... Тышта ябалаклап кар яуган бер вакытта безнең мәдәният йортында балалар тырышып-тырышып ясаган төрле төстәге күбәләкләр “очып кунып йөрде”.
Камила Абусева, Пришиб урта мәктәбенең яшь хәбәрчесе.
Читайте нас: