Чараның модераторы педагогика фәннәре докторы, профессор Раил Әсәдуллин булды.
Ата-аналар җыелышына 100дән артык сорау килгән. Билгеле булуынча, сорауларны берничә юл белән бирергә мөмкин иде:
— 14 гыйнвардан электрон почта адресына:
[email protected];
— Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының социаль челтәрләре аша;
— Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы яшьләр советының социаль челтәрләре аша.
Бердәм дәүләт имтиханы ничек узачак?Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин быел мәктәп укучылары өчен чыгарылыш имтиханнары ничек узачагы турында сөйләде. Тулаем алганда, аттестация тәртибе Русиянең Мәгариф министрлыгы һәм “Рособрнадзор” тарафыннан игълан ителде.
Югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 31 майдан июнь ахырына кадәр узачак. 11нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 1 апрельдә язачак. Шулай ук яз көне укучылар үзләре сайлаган фән буенча бер контроль эш язарга тиеш булачак. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары информатика фәненнән БДИны компьютерда тапшырачак.
Быел база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ гамәлдән чыгарыла, ә профильле математиканы вузга керү өчен кирәк булган укучылар гына тапшырачак.
Югары уку йортларына керергә теләмәүчеләргә БДИ урынына урыс теле һәм математиканың база дәрәҗәсе буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшырырга кирәк булачак.
9нчы сыйныфлар ике мәҗбүри фән – урыс теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе узачак.
Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрдеАта-аналарны борчыган сорауларның берсе булачак беренчеләр турында булды.
Агымдагы елда мәктәпләргә беренче сыйныф укучыларын кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән кабул ителсә, быел 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин белдерде.