Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2021, 12:41

Гариза кабул итү тәмамланып килә

Унберенче сыйныф укучылары нинди имтиханнар тапшырачакларын хәл итәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.

Гаризада мәктәп тәмамлаучылар БДИ тапшырырга уйлаган фәннәрне күрсәтергә тиеш, шуның белән бергә ничә фән күрсәтергә дә ярый. Унберенче сыйныф укучылары гаризаны – уку урыны буенча, ә узган елларда тәмамлаучылар Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән теркәү урыннарына, район мәгариф бүлегенә тапшыра.
Гаризаларны унберенче сыйныф укучылары һәм мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар үзләре, аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) яисә паспорт һәм ышаныч кәгазе нигезендә вәкаләтле кешеләре тапшырырга мөмкин. Шуның белән бергә алар гариза биргәндә белем алу турында документларның төп нөсхәләрен яисә расланган күчермәләрен күрсәтергә тиеш.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле быел һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар гариза биргәндә психология-медицина-педагогик комиссиянең тәкъдимнәр күчермәсен, ә инвалидлыгы булган имтихан тапшыручылар белешмә нөсхәсен һәм расланган күчермәсен күрсәтә.
1 февральдән соң БДИдә катнашуга гаризалар Башкортстан Республикасының Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча гариза бирүченең документлар белән расланган нигезле сәбәпләре булганда гына һәм имтиханнар башланганга кадәр ике атнадан да соңга калмыйча кабул ителәчәк.
Район мәгариф бүлеге.
Фото: mgei.ru
Читайте нас: