Ике ел дәвамында республиканың Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты” проекты уңышлы эшләп килә. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин аерым ассызыклап үтте. Әлеге вакыт эчендә барлыгы 1249 сертификат тапшырылган. Быел проектны Нефтекама шәһәрендә эшләтеп җибәрү бурычы тора.
“Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру” төбәк проекты “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен шәхси мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 200 өстәмә урын булдырылган. Башкортстан Русия Федерациясенең беренче 15 субъекты арасында, ул әлеге проектны былтыр да уңышлы гамәлгә ашырды. Агымдагы елда тагын 400 урын булдырылачак.
Узган уку елы республика белем бирү оешмаларының “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча чараларда актив катнашуы белән билгеләнде.
Конкурс сайлап алу йомгаклары буенча Башкортстан 2024 ел азагына кадәр 800дән артык “Үсеш нокталары” ача — алар саны буенча без илдә беренче урында торабыз.
“Санлы мәгариф мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында без санлы техника белән җиһазландыру буенча алдынгылар исәбендә — ике ел эчендә 164 мәктәп проект кысаларында җиһазлар алган. 2021-23 елларга конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча республика 945 комплект җиһаз сатып алуга субсидия алачак.
Күптән түгел 162нче “Смарт” полилингваль мәктәп базасында “IT-куб” балаларга санлы белем бирү үзәге ачылды. Киләсе елга республикада 9 “IT-куб” үзәге булдырылачак. Бу күрсәткеч буенча да Башкортстан лидерлар өчлегендә.
2023 ел азагына республиканың барлык мәктәпләре белем учакларында IT-инфраструктураны формалаштыру өчен билгеләнгән җиһазлар комплекты алачак. Бу барлык мәктәпләрдә дә локаль челтәрдән һәм уку кабинетларыннан белем бирү интернет-ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Проект-тикшеренү эшләрен исәпкә алып, субсидияләрнең гомум суммасы 1,4 миллиард сум тәшкил итә.
– Без укуда, иҗатта, спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле укучыларга ярдәм итәбез. Узган елдан 100 укучыга ай саен 3 мең сум күләмендә республика Башлыгы стипендиясе түләнә.
Былтыр “Бердәм мәктәп формасы” сынау проектына старт бирелде. Пилот муниципалитетлар составына 6 район кергән, аларда балалар бүген Башкортстанда җитештерелгән пөхтә һәм модалы киемнәр киеп йөри.
Үткән елда төбәк бюджеты акчасына – 45 мәктәп автобусы, федераль бюджет акчасына 70 автобус сатып алынды. Безнең республика федераль бюджет исәбенә мәктәп автобусларын иң күп алган төбәкләр исәбенә керде.
Узган елда республика Башлыгы йөкләмәсе буенча авыл мәктәпләренә эшкә кайтучы яшь укытучылар өчен ел саен 600 мең сумлык грантлар булдырылды. Өстәвенә, моны илдә беренчеләрдән булып эшләдек. Мондый чара уңышлы килеп чыкты. Шуңа күрә былтыр авылда эшләүче 150 яшь укытучының һәрберсе 600 мең сум күләмендә грантлар алды. Узган елда “Авыл укытучысы” федераль программасы тормышка ашырылды, аның кысаларында республика авылларына күчәргә теләк белдергән 55 укытучы 1әр миллион сум акча алды, — дип белдерде мәгариф министры.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең 10 субъектында (бу исемлеккә Башкортстан да кергән) федераль бюджет исәбенә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү һәм педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды.
“Мәгарифтә күтәрелеш!” белем бирү проектының “Сәламәт елмаю” модулен кертү кысаларында мәктәпләрдә 61 стоматология кабинеты ачылды, алар бердәм дизайн стилендә булдырылган, заманча корылмалар белән җиһазландырылган һәм лицензияләнгән. Стоматология кабинетлары саны буенча Башкортстан ил буенча лидерлыкка чыкты.
Республикада урта һөнәри белем бирү системасы нәтиҗәле үсешә. Соңгы ике елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Ворлдскиллс стандартлары буенча 43 остаханә булдырылды, быел алар 67 булачак. Без һөнәри белем бирү оешмаларының заманча инфраструктурасын булдыру буенча субъектларның беренче унлыгына керәбез.
Быел беренче 15 субъект арасында республикада Алдан һөнәри әзерлек үзәге булдырылды.
Башкортстан 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан тулы күләмдә (ягъни былтыр – 778,1 миллион, бу елга 1,9 миллиард сум) субсидияләр бирелгән беренче 24 субъект арасына керде.