Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Мәгариф
8 Августа 2019, 09:21

Укучының уңышы — укытучының осталыгында

Мәгариф бүлегендә сәләтле балаларны ачыклау буенча эш сентябрьдә үк башлана һәм “Сәләтле балалар банкы” ай саен тулылана бара.

Мәгариф бүлегендә сәләтле балаларны ачыклау буенча эш сентябрьдә үк башлана һәм “Сәләтле балалар банкы” ай саен тулылана бара. Яңа уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә түгәрәкләр, секцияләр, факультативлар, фән түгәрәкләре комплектлана (аларга укучыларның гомум саныннан 79,6%ы җәлеп ителә). Мәгариф бүлеге традицион рәвештә сәләтле укучылар өчен төрле конкурс, фестивальләр оештыра. Уку елы дәвамында “Саумы, саумы, әкият!”, “Әдәби марафон”, “Яңа ел могҗизасы”, “Урал батыр”, “Республикамны данлыйм”, “Яңгыравыклы тавыш” конкурслары, чит телләрне белүчеләр фестивале, “Туган тел” эссе-конкурсы, Кече фәннәр академиясе кысаларында фәнни-эзләнү эшләре конкурсы үткәрелә, анда укучылар үзләренең фәнни проектларын яклый. Октябрьдән мартка кадәр укучыларның бөтенрусия олимпиадасының мәктәп, муниципаль, төбәк этапларында катнашалар. 2018-2019 уку елында 486 укучы муниципаль этапта үзләренең көчен сынап карады, 32 җиңүче һәм призер төбәк этапка чакыру алды. Первомайский урта мәктәбе укучысы Станислав Терещенко физика буенча төбәк этап призеры булды, Пришиб урта мәктәбеннән Ислам Локманов Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча олимпиаданың республика этабында “Башкортстан халыклары фольклоры” номинациясендә призлы урын яулады, шулай ук, Казан шәһәрендә үткән фәнни-гамәли конференциядә һәм укучыларның РФ халыклары телләрендә укуларында бай белемле булуын күрсәтте.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз
Читайте нас