Благовар хәбәрләре
+30 °С
Ясно
ВКОК
Мәгариф
8 Августа 2019, 12:25

Боксчылар ял итте

Агыйдел елгасы буйлап йөзү — җиңел эш түгел.

Агыйдел елгасы буйлап йөзү — җиңел эш түгел. Әмма су буйлап сәяхәткә чыгучылар – Языково авылындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (“Тарзан” БКБР) һәм Стәрлетамак шәһәренең тренер И.С.Шалгинов исемендәге бокс мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен бу берни тормый. Биш көн табигать кочагында яшәү егетләр өчен ифрат файдалы булды. Туристик һәйкәлләр белән таныштылар, Шүлгән ташта булдылар, мәгарәдә борынгыларның таш кыяга төшергән рәсемнәрен күрделәр, чолык балы ничек җитештерелүен белделәр.
Көчле һәм кыю йөрәкле тренерлары Марат һәм Алексей Исхаковлар янында яшь боксчылар үзләрен һәрчак ышанычлы тоя. Походта, шулай ук, спорт мәктәбе директоры И.Ә.Халиков та катнашты. Алар бергәләп укучылар өчен төрле күнекмәләрдән, ял һәм балык тотудан торган кызыклы программа әзерләгән иде. Турист сукмаклары кайберәүләр өчен авыр бирелде, әмма походта катнашу алар өчен бер дигән күнекмәгә әйләнде. Биредә һәркем үзенең ихтыяр көчен һәм чыдамлылыгын күрсәтә алды.
Ирина МАКСИМОВА.
Фотоларны безнең сайтта карагыз.
Читайте нас