Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Мәгариф
5 Августа 2019, 12:16

Күңелләрдә шулай гомер буе укытучы килә янәшә...

Кушнаренко районыннан мөгаллимнәр династиясенең гомум стажы 160 елдан да арта

Кушнаренко районыннан мөгаллимнәр династиясенең гомум стажы 160 елдан да арта
“Укытучы кабыклы бәрәңге ашыймы икән...” Кайчандыр мөгаллимнәргә шундый караш та булган, диләр. Имештер, алар безнең арада яшәсә дә, бездән югары, хәтта ки илаһи бер зат та әле! Укытучы һөнәренең абруен бүген дә югалтмаска республика педагогикасы тарихына кереп калган династияләр ярдәмгә килә. Шундыйларның берсе Кушнаренко районында дәвам итә. Анда — алты укытучының гомум хезмәт стажы — 160, педагогик стажы – 140 елга җитә.
Иске Камышлы авылында яшәүче Гыйләҗевлар нәселендә һәр буында укытучылар бар. Династияне башлап җибәрүче Шакир Исламгази улы Гыйләҗев 1927 елның 2 августында Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында туган. Әтисе Исламгази ага белән әнисе Тәгъзимә апа җиде баласына да югары белем алырга ярдәм иткән. 5 малай әтиләреннән күреп тимерче булырга теләсә дә, ул алар кулына чүкеч түгел, ә китап тоттырган.
Шакир Исламгази улы, 1945-47 елларда Кушнаренко педучилищесында укый, соңыннан Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1947 елда юллама буенча Гафури районының Бурлы авылына эшкә җибәрелә. Шушы авылда ул үзенең гомерлек юлдашы Әминә Иб-раһим кызын очрата. Күп тә үтми алар гаилә корып җибәрә.
Туйдан соң яшь гаилә Әсән авылына күченеп кайта. Шакир Исламгази улы биредә мәктәп директоры вазыйфасын башкара, ә Әминә Ибраһим кызы тарих фәнен укыта. Алар авыл­ның иҗтимагый тормышында актив катнаша, агитатор, пропагандачылар була. 1961 елда Шакир Гыйләҗев җи-тәкчелегендә — Әсән сигезьеллык мәктәбе, ә 1973 елда аның башлангычы белән Кармасан урта мәктәбе ачыла. 1975 елда аны Иске Камышлы мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Монда ул хаклы ялга чыкканчы хезмәт сала. Педагогик стажы — 41 ел. Әминә Ибраһим кызы да шушы мәктәптә укыта. Аның хезмәт кенәгәсендә 31 ел педагогик стаж теркәлгән.
Гаиләдә өч бала үсә, аларның барысына да күркәм тәрбия бирә­ләр. Өлкән уллары Марс – тарих, кызлары Фәридә – тел һәм әдәбият укытучысы, кече уллары Илдар төзүче һөнәрен сайлый.
— Әнием Фәридә Шакир кызы, Бәләбәй педучилищесында укый, соңыннан Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый, — дип сөйли бу хакта династиянең дәвамчысы Айгөл Нурисламова. — Хезмәт юлын урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 1975 елда аны Яңа Камышлы мәктәбенә директор итеп билгели­ләр. Әниемнең педагогик стажы — 11 ел, 1986 елда ул, каты авырып, бу дөньядан китте. Бераздан әтием дә вафат булды. Безне, өч баланы, зур әтием белән зур әнием аякка бастырды. Өчебез дә югары белемле, тормышта үз юлларыбызны таптык. Бүгенге көндә алар безнең арада юк инде. Тормышта төп терәгебез — әнием­нең туганнары. Абыем, Гыйләҗев Марс Шакир улы, Башкорт дәүләт универ­сите­тының тарих факультетын тәмамлаган. Башта районның Карача-Елга урта мәктәбендә эшли, 1985 елдан 2015 елга кадәр Иске Камышлы урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып хез­мәт сала, тарих музее оештыра. Бүген Уфа шәһәренең 4нче урта мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Аның укучы­лары конкурсларда, олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Хезмәтләре өчен ул Кушнаренко районы хакимияте башлы­гы­ның Рәхмәт хаты белән бүләк­ләнде. Марс абый 42 ел мәктәптә эшләп, бүген дә бик кирәкле, заманча, талантлы педагог булып кала.
Укытучылар буынын без сеңлем Айсылу белән дәвам итәбез. Икебез дә Кушнаренко педагогия училищесын һәм М. Акмулла исе-мендәге БДПУны тәмамладык. Сеңлем Уфа шәһәрендә башлангыч сыйныфларда укытты, мин — Иске Камышлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарам.
Айгөл Илфир кызы Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында татар теле һәм әдәбиятыннан укучылар­ның сөйләм активлыгын үстерү темасы өстендә эшли. Укучылары ел саен конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. “Тукай моңнары”, “Каурый каләм”, шулай ук “Республикамны данлыйм”, “Топорнино укулары” һәм башка конкурсларда —укучылары, төрле фәнни конференция, семинар, киңәшмәләрдә үзе чыгыш ясап, гыйлем һәм тәҗрибә туплыйлар. Айгөл Нурисламова Кушнаренко районы Советы депутаты, сайлаучы­ларның наказларын үтәү буенча актив эш алып бара.
Укытучы — җәмгыятьнең әйдәп баручы көчләреннән. Авыл укытучысы бигрәк тә. Буыннар чылбырын өзмичә, алтыннан да кыйм-мәт эш тәҗрибәсен киләсе буыннарга тапшыра барган династияләр булганда, бу һөнәрнең абруе да, киләчәге дә булырына шик юк.
Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.
Читайте нас