Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Мәгариф
19 Июля 2019, 14:09

Укучыларны эшләткән, ә акчасын түләмәгән

Мәктәп директоры эш хакы түләүдә хилафлык күрсәткән.Калуга өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә директор сигез укучы белән хезмәт килешүе төзегән. Укучылар ярдәмче эшче хезмәтен башкарганнар.

Мәктәп директоры эш хакы түләүдә хилафлык күрсәткән.
Калуга өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә директор сигез укучы белән хезмәт килешүе төзегән. Укучылар ярдәмче эшче хезмәтен башкарганнар.
Төбәк прокуратурсы мәгълүматлары буенча, документта мәҗбүри булган шартлар: бер сәгать өчен тиешле ставка һәм эш урыны күрсәтелмәгән була. Мәктәп укучыларына барлыгы 24 мең сум хезмәт хакы түләргә тиеш булганнар, тик алар бер тиен дә акча алмаган.
Бары тик хезмәт законнарын бозуны бетерү турындагы карардан соң гына, укучыларга булган бурыч түләнелгән. Аларга, шулай ук, хезмәт кенәгәсе дә бирелгән.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас