Паспорт тапшыру тантанасы Русия Федерациясе гимны белән башланды. Мәгълүм истәлекле вакыйга белән илебезнең яшь гражданнарын район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Илшат Баһаутдинов, Русия МВДның район буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Елена Сәрвәрова, “Прометей” үсмерләр клубы педагог-оештыручысы Зөлфия Муллаянова тәбрикләде.
— Русия Федерациясе гражданы булу — зур горурлык. Ә паспорт алу — һәр үсмер тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга, — дип билгеләде Илшат Рим улы һәм тапшырылган документка сакчыл мөнәсәбәттә булырга, ил гражданы исемен лаеклы йөртергә, туган республикабыз һәм районыбыз чәчкә атсын өчен намус белән тырышып хезмәт итү максатында яхшы укырга, белем алырга чакырды.
Паспорт тапшыру тантанасында үсмерләрнең әниләре дә катнашты, алар балаларының шатлыгын уртаклашырга килгән иде. Чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.