Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2019, 18:07

Олимпиадада җиңүче укучылар 500 мең сум акча алачак

Мондый бәхет Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләргә тия.

Бөтенрусия олимпиадасында җиңү яулаган Мәскәү шәһәре укучылары 500әр мең сум акча алачак. Бу турыда башкала мэры Сергей Собянин белдергән.
Быел олимпиада призерларына 300әр мең сум акчалата премия бирелсә, йомгаклау этабында катнашучы укучылар, призлы урынга чыкмаса да, 100 мең сум акча алачак. Билгеле булуынча, призлы урынсыз калган Мәскәү җыелма командасы әгъзаларына акчалата премия беренче тапкыр бирелә. Моннан тыш, түләүләр күләме, узган елгы белән чагыштырганда, арткан: элек җиңүчеләр — 300әр мең, ә призерлар 150 мең сум акча алган булган.
Быел Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау турында башкала укучылары 943 җиңүче һәм призер дипломнары алган.
Мэр билгеләвенчә, бу олимпиадада катнашучыларның уңышы гына түгел, аларга белем бирүче педагогларның һәм мәктәп директорларының да.
Читайте нас: