Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 Май 2019, 18:03

Нәфис сүзгә сөю һәм ихтирам арта

Күптән түгел Языково мәктәбенең актлар залында “Яңгыравык тавыш” конкурсы үтте. Ул быел өченчегә үткәрелә һәм бу юлы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланды.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелде. “Һәркайсыбызның үз Пушкины” дип аталган беренчесендә катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырләрен яисә әсәрләреннән өзекләр яттан сөйләде. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында башлангыч класс укучыларының 25 чыгышы күрсәтелде.

Башлангыч класс укытучыларының чыгыш ясавы чараның иң кызыклы һәм көтелмәгән моментына әйләнде. Биш педагог аудитория алдында чыгыш ясарга җөрьәт итте. Һәм, әйтергә кирәк, аларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнәгә чыгучыларның һәркайсы мактау сүзләренә лаек, өлкәннәр дә, укучы балалар да яраткан әсәрләрен бар күңелләрен салып башкарды.

(Дәвамы "Благовар хәбәрләре" гәзитенең чираттагы санынды).

С.Кәлимуллина, район мәгариф бүлегенең методкабинет мөдире.
Читайте нас: