Федераль грант конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру өчен биреләчәк:
- Югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча укучы барлык гражданнарга да төрле мәгариф оешмалары һәм платформалары тарафыннан тәкъдим ителгән онлайн-курсларга ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итү (280 миллион сум акча бүленәчәк);
- "Русия Федерациясендә заманча санлы белем бирү мохите" мәгълүмат ресурсында укучыларның индивидуаль портфолиосын булдыру мөмкинлеген тудыру (20 миллион сум акча бүленәчәк);
- 2024 елга югары белем программалары буенча белем алучыларның 20 проценттан ким булмаганына аерым курслар, шул исәптән, башка мәгариф оешмаларының, әзерлек сыйфаты дөньяви дәрәҗәгә туры килгән университетларның ресурсларын файдаланып, онлайн-курслар үтүен тәэмит итү (500 миллион сум).
Конкурста катнашу өчен оешма, документлар кабул ителә башлаган көннән алып, 30 календарь көн эчендә Русия Фән һәм мәгариф министрлыгына заявка җибәрергә тиеш.