Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 Май 2019, 11:15

“Бердәм Русия” нәнәйләрне бүләкләде

Балалар бакчасы һәм мәктәп — һәр бала өчен икенче йорт кебек. Бүген бу сүзләр аеруча көнүзәк булып кала, чөнки тормыш тизлеге көннән-көн арта бара. Ни кызганыч, гаилә әгъзалары белән иркенләп аралашу өчен гаиләдә вакыт бик аз кала.

Бакчада исә бала тәүге көннәрдән үк шөгыльләнә, әйләнә-тирәне танып белә, гаиләне дә эшкә кушу өчен бездә гаилә кыйммәтләрен саклауга, аралашуның яңа алымнарын эзләүгә, буыннар тарихы белән ныграк кызыксынуга, уртак мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә. Әлбәттә, боларның барысы да гаилә мохитенә үз йогынтысын ясамый калмый, ата-аналар балаларын аңларга, ә нәниләр әти-әниләренең, өлкәннәрнең кадерен белергә өйрәнә.
“Бердәм Русия” партиясенең гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бүлүе куанычлы. Мәсәлән, мәгълүм партия белән безнең балалар бакчасында күптән түгел “Шәп нәнәй-2019” чарасы оештырылды.
Алты катнашучы — тәрбияләнүчеләребезнең яраткан нәнәләре — жюри әгъзалары алдында үзләренең сәләтләрен күрсәтте, маһирлыкта көч сынашты.
Идрисова Рауза Усман кызы үзе, кече ватаны, чигү белән шөгыльләнүе, оныклары өчен төрле тәмлекәчләр пешерергә яратуы турында сөйләде.
Бәхетле әби Ващенко Нина Николаевнаның да үзе кебек сәләтле оныгы үсеп килә. Аңа дәрт-дәрман өстәргә туганнары, якыннары килгән, Нина Николаевна үзе турында бәян итте.
Хисмәтуллина Зилә Рәдит кызы артист сәләтенә ия нәнәйләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Аның юморга бай, кызыклы визиткасы барысының да күңеленә хуш килде. Ул пешеренү осталыгы буенча да көндәшләреннән һич калышмады.
Тәмле ризыклар пешерү буенча оста Анна Васильевна Зиновьева да үзе турында җентекләп сөйләде, ул телеңне йотарлык торт һәм башка тәм-томнар пешереп алып килгән иде, билгеле, бу ризыкларның барысы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Оныкларының яраткан нәнәсе Гафарова Тамара Фәният кызының визит карточкасы башкаларныкыннан аерылып торды, балалары һәм оныклары белән бергә гаиләләре турында чын кино төшергәннәр, анда аларның тормыш-көнкүреше, тату яшәүләре сурәтләнә. Тамара ханым шагыйрь Нурлан Ганиев иҗат иткән оныклар турында шигырьне укыганда залдагыларның күзләренә яшь килде.
Ярышта Таң авылыннан Гайнуллина Галия Равил кызы җиңүче дип табылды. Барлык сынауларда да ул өстенрәк булып чыкты, балалары һәм оныклары да аңа көч-куәт өстәп торды.
Катнашучыларның барысына да төрле номинацияләрдә Мактау грамоталары һәм “Бердәм Русия” партиясеннән дәртләндерүче бүләкләр тапшырылды.
Е.Егорова,
Языково авылының “Теремок” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
Читайте нас: