Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 апрель 2019, 11:35

Әкият иле белән танышу дәвам итә

Мәгълүм булуынча, 2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары әлеге күпкырлы һәм күппланлы эштән читтә калмый.

Киресенчә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында әсәрләрне сәхнәләштерүнең зур файдасын күрәбез. Чөнки театр сәнгатендә җыр-биюләр, сүз һәм образларны гәүдәләндерү эшчәнлеге бергә үрелеп бара. Безнең балалар бакчасында театр темасына багышланган бөтен төркемнәрдә дә чаралар үтте. Аның барышында балалар үзләренә бирелгән рольләрне башкарып кына калмады, ә катлаулы булмаган декорацияләрне әзерләүдә дә катнашты.

Икенче кече төркем балалары тәрбияче апалары Рәмилә Нәгыймҗан кызы Атнагулова фланелеграфта күрсәткән “Маша и медведь” рус халык әкиятен яратып карады. Әкият геройлары костюмнарын киеп, “Заюшкина избушка”, “Теремок” әкиятләрен уйнап күрсәттеләр. Малай-кызлар, шулай ук, “Әкият герое образын күрсәт” уенында катнашты һәм алар өчен яңа йорт “төзеде”.

Ә тәрбияче Светлана Александровна Абдулова белән “Как кукла Майя пирог испекла” дигән күңелле һәм изгелек белән сугарылган әкияткә “эләктеләр”. Яшь артистлар рольләрен шулкадәр тырышып һәм зур теләк белән башкара ки, чыгышлары рәхмәтле тамашачы күңеленә хуш килде һәм алар өчен алкышларын кызганмадылар.

Театр елы дәвам итә, алда тагын да чагурак постановкалар булыр, дип ышанабыз, чөнки безнең уй-планнарның иге-чиге юк.

С.АБДУЛОВА, “Кояшкай” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.
Читайте нас: