Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 апрель 2019, 10:58

Нинди генә космик шедеврлар уйлап тапмаганнар

12 апрельдә илебездә Космонавтика көне билгеләнә. Языковоның “Әкият” бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре аны игътибарсыз калдырмадылар һәм Русия өчен галәмне буйсындыру тарихындагы истәлекле вакыйганы каршыларга әзерләнәләр.

Галәм темасы бер баланы да кызыксындырмый калмый, шуңа тәрбиячеләр ел саен шушы көнгә туры китереп йолдызлар, планеталар һәм космонавтлар турында әңгәмәләр, танып-белү дәресләре үткәрә, мәгълүм тема буенча почмаклар булдырыла, балалар рәсемнәр һәм кул эшләре ясый.

Бакчаның өлкән төркемендә балалар тәрбияче апалары Каюмова Айсылу Әхәт кызы белән Җир тирәли “очыш ясады”, кояш системасындагы башка планеталарны күзәтте, галәм темасына табышмаклар чиште, һәм шуның белән космос, планеталар һәм тәүге очучы Ю.А.Гагарин турында белемнәрен арттырды. Бу күңелле һәм мавыктыргыч “сәяхәт” тәрбияләнүчеләр күңелендә озак сакланыр әле.

Галәм темасына кул эшләре күргәзмәсе балаларны һәм әти-әниләрне тагын да ныграк берләштерде һәм эзләнүгә этәрде: гаиләләр гадәти булмаган космик пейзажлар, ракеталар, планеталар макетын ясаган. Соңыннан әлеге уртак иҗат җимешләрен бакчага алып килделәр. Аларга карап сокланмаган кеше юктыр. Бигрәк тә Александровлар (кызлары Аксинья), Лапуклар (кызлары Полина), Гыйльмановлар (уллары Илдан), Хәсәновлар (кызлары Карина) гаиләләренең эшләре чынбарлыкка якын булулары белән барысыннан аерылып тора.

Гүзәл САФУАНОВА, өлкән төркем тәрбиячесе.
Читайте нас: