Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель 2019, 17:14

Театр дөньясында гизәбез

Агымдагы ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Благовар авылының “Каенкай” балалар бакчасы коллективы әлеге темага бердәм кушылды.

Безнең учреждениедә өстәл, бармак һәм шәүлә театры бар һәм алар бик уңышлы эшләп килә. Театр эшчәнлеге балаларда оялчанлык, үз-үзеңә ышанмау кебек хисләрне җиңәргә ярдәм итә, алар алдында яңа, кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья ача. Күптән түгел бездә әкият атналыгы үтте. Урта төркем тәрбияләнүчеләре “Теремок” әкиятенә нигезләнеп театрлаштырылган тамаша күрсәтте, әзерлек төркеме малайлары һәм кызлары “Рукавичка” әкиятен сәхнәләштерде. Нәни артистлар йөкләтелгән бурычны бик уңышлы башкарды: артистлык сәләте, мөлаемлылык табигатьтән мул бирелгән үзләренә. Аларның һәркайсы шулкадәр бирелеп уйнады ки, әкият геройлары истә калырлык һәм чагу булды. Монда костюмнар һәм декорацияләр дә зур роль уйнады, аларны әзерләүдә әти-әниләр ярдәм күрсәтте.

Театр елы дәвам итә. Балалар бакчасында ул зур колач белән үтсен өчен бездә бик күп идеяләр һәм уй-планнар бар.

Ф.Ишбулатова, С.Платонова, балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Читайте нас: