Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2019, 13:09

Биш көнлек уку атнасына күчәргәме әллә юкмы?

16 мартта Языково авылы урта мәктәбендә ике әһәмиятле вакыйга булды. Беренчесе — “Мәгариф оешмасының биш көнлек уку атнасына күчү перспективалары” темасына мәктәп җитәкчеләренең район семинары. Икенчесе — Эдуард Төхбәтуллин истәлегенә ачык математика олимпиадасы.

Әйе, олимпиадалар, фестивальләр, конкурслар билгеле артистларга, спортчыларга гына түгел, ә гади кешеләргә һәм балаларга да багышлана. Ә нигә шулай итмәскә әле? Менә Эдик Төхбәтуллин да — гади авыл укучысы, укырга һәм белем алырга омтылган, көч-куәте ташып торган, сәләтен күрсәтү өчен бар җирдә катнашкан укучы. Шиксез, аңа Ходай зур сәләт биргән. Әлбәттә, әнисе Луиза Эдуард кызы һәм әтисе Ришат Фәрит улы газизләре һәрьяклап үскән, алга киткән бала булсын өчен кулларыннан килгәннең барын да эшли. Аларның тырышлыгы да, Эдикның омтылышы да мәгариф, музыка өлкәсендә аеруча зур уңышка китерә. Ни кызганыч, мәкерле авыру Эдикны мәңгелеккә алып китә, әмма аның турыда якты истәлек яши. Бу очракта сүз гамәлдәге истәлек— район дәрәҗәсендә олипиадалар оештыру, анда һәр катнашучыга папкалар һәм гомум дәфтәрләр, язу-сызу кирәк-яраклары, ә җиңүчеләргә һәм призерларга хәтта акчалата бүләк тапшыру турында бара. 5-11 классларны исәпләсәң, димәк, 21 конверт була. Математика укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе Н.З.Гарифуллина билгеләвенчә, мондый матур традиция 11нче ел дәвам итә. Бу вакыйга төрле мәктәп укучыларын һәм укытучыларын берләштерә, аларның географиясе елдан-ел киңәя. Мәсәлән, быел олимпиадада Троицкий урта мәктәбеннән дә яшь математиклар катнашты.
Математика олимпиадасында катнашучыларны Языково урта мәктәбе директоры И.Ф.Вәсимов ихлас сәламләде. Югары категорияле укытучылар З.Ф.Насыйрова һәм Л.Ө.Хисамова хезмәттәшләренә осталык дәресләре күрсәтте. “Уйнап та, чынлап та” тамашасы, чагу концерт номерлары, якты истәлекләр, балаларның шат елмаюы, рәхмәт сүзләре — болар барысы да яшь якташыбыз истәлегенә багышланган олимпиадада үз урынын тапты.
Билгеле булганча, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров педагогларга биш көнлек уку атнасына күчәргә тәкъдим итте. Шул рәвешле ул, БДИ һәм төп дәүләт имтиханына әзерләнеп хәлдән тайган, туганнары белән аралашырга да вакытлары калмаган балаларның теңкәсенә тигән төп мәсьәләнең өстенә басты шикелле. Йортта, әти-әниләре ял иткән вакытта алар белән күп вакыт бергә булсыннар, кинога, музейларга йөрсеннәр, табигатькә чыксыннар, хуҗалыкта бергә эшләсеннәр, нәнәй-картәтиләре янына барсыннар өчен виртуаль дөнья көннән-көн ныграк басым ясаган әлеге чорда биш көнлек уку атнасына күчәргә кирәктер. Шулай ук билгеләнгән шимбәдә спорт, яисә мәдәни, патриотик биеклекне яулау максатында мәктәпкә бару идеясе дә көнүзәк. Семинар һәм түгәрәк өстәлне оештыручылар анда катнашучыларга бай һәм эчтәлекле программа тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, башлангыч мәктәп биш көнлек уку атнасы кысаларында уңышлы эшли, аны гамәлгә ашыру барышы турында директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.Х.Мансурова сөйләде. Шимбә көннәрен әти-әниләр белән мәктәптә файдалы да, кызыклы да итеп үткәрергә мөмкин икәнлеген гамәлдә расладылар. Әти-әниләрнең күплегеннән залда алма төшәр урын да юк иде. В.Б.Чистоедов җитәкчелек иткән “Күңелле стартлар” спорт бәйрәменә әйләнде.
Финалда бер кызчыкның классы икенче урынны алудан елап торганын күрдем, әнисе йөрәк парәсен юата, тынычландыра, ә янында гына әти кеше улының иңеннән сөя, булдырдыгыз, афәрин! Менә ул бала белән аралашуның кадерле минутлары, җаннарның берләшүе.
Семинарда катнашучыларга “Белемгә баскыч” өстәмә белем бирү программасы буенча булачак беренче класс укучылары белән эшләү тәҗрибәсен дә күрсәттеләр.
Төп тема кысаларында “Эшчәнлек вакыты үзгәргәндә мәгариф оешмасының норматив-хокукый базасы турында” мәктәп директоры И.Ф.Вәсимов чыгыш ясады. Уку-тәрбия эшләре буенча урынбасарлар О.Н.Дейниченко һәм Г.Ф.Вәсимова биш көнлек уку атнасына күчкән очракта төп белем бирү программаларындагы үзгәрешләр, сәләтле балалар белән эшләү турында бәян итте. Шунысын сызык өстенә алырга кирәк, биредә биш көнлек уку атнасына күчү җай һәм тыныч үтсен өчен алдан уйланылган сәясәт алып барыла. Мәсәлән, мәктәп администрациясе җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатында биш сораудан торган анкета төзегән. Ата-аналар арасында сораштыру үткәрелгән, аның нәтиҗәләре болай: сораштыруда катнашкан 563 кешенең 96%ы биш көнлек уку атнасына күчүне хуплый, 4%ы — каршы.
Димәк, укытучы-укучы-ата-ана арасыннан әлеге хәлдә тәүгесенең хокуклары кимсетелә килеп чыга, ягъни бу аның хезмәт хакында чагылачак. Район семинарында мәктәп директорлары арасында оештырылган интерактив тест үтү нәтиҗәләре дә шуның турыда сөйли.
Мәгълүм яңалыкка аңлатма биреп, мәгариф бүлеге мөдире З.Р.Ишметов яңа системага күчүнең бар нечкәлекләрен өйрәнүне билгеләде, чөнки белем бирү процессында катнашучыларның берсе дә отылырга тиеш түгел. Көн дәвамында укучыларга йөкләнешнең билгеләнгән күләмен, мотлак рәвештә булырга тиеш өч дәрес физкультураны, дәрестән тыш эшчәнлек өчен түләү һәм башка таләпләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
Район семинары нәтиҗәле һәм позитив дулкында үтте. Мәгълүм яңалык мәгариф өлкәсендәге башка үзгәрешләргә дә юл ачар дип өметләнәбез.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: