Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 март 2019, 13:11

База дәрәҗәсенә күтәрелделәр

Районда информатиканы өйрәнүгә, әлеге фән буенча база компетенцияләрен үзләштерүгә зур игътибар бүленә. Бездә бу мөһим бурыч 9 укытучыга йөкләтелгән.

Троицкий урта мәктәбендә үткән “Төп гомум белем бирү дәрәҗәсендә информатика буенча ФГОСны гамәлгә ашыру” темасы буенча район семинарында нәкъ шул хакта, шулай ук, киләчәктә белем бирү сыйфатын күтәрү турында сүз барды.

Чара кысаларында директор һәм укытучы А.Ф.Харченко 5 класста “График рәсемнәр ясау” темасына ачык дәрес һәм “Мин һәм компьютер” дигән класстан тыш чара үткәрде.

Информатика укытучыларының район методберләшмә җитәкчесе Н.В.Зуйкова 10 класс укучылары арасында үткәрелгән информатика буенча төбәк тикшерү эшләре (РПР) нәтиҗәләре турында җентекле сөйләде. Мәсәлән, тугыз мәктәптә РПР тышкы үлчәгечләрдән торган эчке мониторинг форматында үтте. Анда 78 унынчы класс укучысы катнашты, бу исемлектәгеләрнең 90%ы дигән сүз. 33 укучы эшне – “5”, 42се – “4”, 3се “3” билгесенә башкарган. Өйдрәкбаш, Мирный, Троицкий, Иске Күчәрбай, Кашкалаша, Языково, Первомайский мәктәпләре укучылары әлеге фән буенча бай белемле булуларын күрсәтте.

Саннарны унарлы санау системасына күчерә белү, электрон таблицаларда диаграммаларны уку, цикллы алгоритм эше нәтиҗәләрен билгеләү, мәгълүматларга код куя һәм ала белү темалары буенча биремнәр башкаруда яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.

Ә менә дөреслек таблицалары төзи белүдә; файл системасы белән эшләүдә; схема рәвешендә бирелгән мәгълүматка анализ ясауда биремнәрне үтәү дәрәҗәсе, киресенчә, түбән булып чыкты.

Наталья Владимировна билгеләвенчә, РПР мәгълүматларына карап, 10 класс укучыларының күпчелек өлеше бүгенгә информатиканың мәктәп курсының төп бүлекләрен үзләштергән, база белемнәренә ия дияргә мөмкин. Шулай итеп, 10 класс укучыларының 96,1%ы информатика буенча югары әзерлек дәрәҗәсенә ия булуын күрсәтте.

Семинар барышында педагоглар, шулай ук, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлекне оештыру мәсьәләсен дә тикшерде.

Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: