Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2019, 11:08

Һәр мәктәпкә — югары тизлекле Интернет!

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында бу мәсьәләне 2021 ел ахырына кадәр хәл итү бурычы куйды.

Бүген мәктәпне заманча җиһазлардан башка күз алдына да китереп булмый. Яңа карашлы укытучылар кулында иң яхшы заманча корылмалар, яңа технологияләр булырга тиеш.
Бу уңайдан Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында: “Безнең алда яңа дәрәҗәдәге мәсьәләләр тора. 2021 ел ахырына Русиянең барлык мәктәпләре дә югары тизлекле Интернетка тоташтырылган булырга тиеш”, — диде.
Һәм саннар да китерде: 2006 елда мәктәпләрне Интернетка тоташтырганда секундына 128 килобит тизлеккә юнәлеш тотсак, хәзер секундына 50 яисә 100 мегабит кирәк. Ягъни тизлек ким дигәндә 400 тапкыр артырга тиеш. Президент ассызыклавынча, бу балаларга билгеле педагогларның дәресләренә һәм лекцияләренә, конкурсларга һәм олимпиадаларга, башка төбәкләрдәге һәм илләрдәге яшьтәшләре белән аралашуга, онлайн-проектларга юл ача.
Бу турыда публицист, Гомумрусия халык фронты вәкиле Шамил ВӘЛИЕВ үз фикерен белдерде:
"Белем учакларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында югары тизлекле Интернет булдыру күптән игътибар таләп итә. Без әле һаман иске стандартлардан канәгатьләнергә мәҗбүрбез. Ерактагы авыл укучыларына да, шәһәрдәге кебек үк, бертөрле заманча мохит тудырылырга тиеш. Бүген авыл мәктәпләрендә дә зур шәһәрләрдәге югары уку йортлары белән видеоэлемтә булдыру зарур. Дәүләт моны стратегик бурыч итеп куйды һәм ул республикабыз мисалында гамәлгә ашырылачак”.
Читайте нас: