Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2019, 10:57

Фәнни белем бирү үзәкләре төбәкләрдә дә булырга тиеш

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында шундый бурыч куйды.

Русия куәтле фәнни-технологик программаларны тормышка ашырачак. 2025 елга ил генетика һәм мәгълүмати системалар өлкәсендә дөнья лидерлары исемлегенә керергә тиеш.
Генетик тикшеренүләр турында указга кул куелган. Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында дәүләт дәрәҗәсендәге шундый ук программаны ясалма интеллект өлкәсендә дә башларга тәкъдим итте.
Көчле технологик үсеш өчен илгә тикшеренүләрнең заманча моделен булдыру кирәк. Моның өчен төбәкләрдә бизнес һәм фәнни оешмаларның мөмкинлекләрен, мәгарифнең барлык баскычларын берләштерү максатында фәнни белем бирү үзәкләре ачыла, дип белдерде Владимир Путин Юлламада.
Өч ел эчендә андый үзәкләр илнең 15 төбәгендә, шул исәптән беренче бише, быел ук ачыларга тиеш. Аларның өчесе — Төмән, Белгород өлкәләрендә һәм Пермь краенда - югары әзерлектә һәм быел сафка кертеләчәк.
Русиягә алдынгы производствода эшләргә сәләтле белгечләр кирәк. Ил башлыгы ассызыклавынча, моның өчен алда һөнәри белем бирүнең барлык баскычларында да яңартылган уку программасын кертү, әле яңа гына төзелеп килүче тармаклар өчен кадрлар әзерләү бурычы тора.
— Урта һөнәри белем бирүне модернизацияләүне тизләтергә, 2022 елга колледж һәм техникумнардагы 2 меңнән артык остаханәне заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, — дип белдерде Президент.
Фото: Soyuzmash.ru
Читайте нас: