Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2019, 18:43

Алсу – беренче урында

Уфа шәһәрендә “Туган ягым буйлап” яшь экскурсоводларның Бөтенрусия конкурсының республика этабы үтте. Безнең районнан анда 6 класс укучысы Алсу Нуриәсләмова үз белемен сынап карады.

Ул өстәмә белем педагогы Светлана Хәмит кызы Сибәгатуллина ярдәмендә “Туган ягым символикасы турында” темасына эзләнү өстендә баш күтәрми һәм җентекле эшләде.

Дәүләт символикасы безгә тарихи үткәнебезне бөтен яклап өйрәнү мөмкинлеге бирә. Соңгы вакытта Русиядә геральдика белән кызыксыну сизелерлек артты. Шуңа бу эзләнү эше көнүзәк, чөнки туган ягыңның символикасын белү безнең гражданлык позициясе, патриотлык һәм кече туган илебезгә сөю билгесе булып тора.

Әлеге конкурста Алсу беренче урынны алды һәм 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Аңа артабан да уңышлар телибез!

Светлана Сибәгатуллина, Туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге педагогы.
Читайте нас: